Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада армрестлинг буенча республика турниры уза

Анда республиканың 12 районыннан килгән 370тән артык егет-кыз катнаша.

Бүген район Мәдәният йорты яшь спортчыларны кабул итә. Анда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышлап, металл савыт-сабалар заводы призларына армрестлинг буенча республика турниры уза.

Ярышта Актаныш, Арча, Балтач, Казан, Кукмара, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Теләче, Питрәч һәм Удмуртиядән килгән 370тән артык яшь спортчы катнаша. Ярыш 2005-2007, 2008-2009, 2010-2012 елгы яшь категорияләре арасында үткәрелә.

Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм республиканың армрестлинг Федерациясе вәкиле Ларис Бариевлар сәламләп, җиңү, матур уен теләде. Шулай ук алар әлеге спорт төрен үстерүгә үз өлеш кертүчеләргә мактау грамоталары тапшырды.

«Әлеге турнир районда дүртенче тапкыр уза. Алга таба да бу матур традиция дәвам итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk