Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча турнир үтте

Кукмараның халык телендә курорт зонасы дип йөртелгән искиткеч матур урынында Казан, Биектау, Кукмарадан килгән 12 яшькә кадәрге (тау чаңгысында шуучы иң яшь катнашучы 4 яшьлек иде) 100дән артык спортчы үзара көч сынашты.

Кукмарадагы «Бакыр тау» тау чаңгысы комплексында үтүче турнирга килеп, ләззәтләнеп шуучы сабыйларны, инде аягында шактый нык басып торып, үз-үзенә ышанып, җил егете белән бергә шаярып 600 метр арадан җилдереп төшүче яшүсмерләрне күреп, сокланып та, кызыгып та куясың. Чөнки бик күпләр булдыра алмый торган спорт төре белән шөгыльләнәләр алар. 

Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча турнир үтте

Сноуборд һәм тау чаңгысы буенча турнир Ватанны саклаучылар елына багышлап һәм тау чаңгысы базасын оештыручы, беренче тренеры булган Александр Стрельников истәлегенә үтте. Кукмараның халык телендә курорт зонасы дип йөртелгән искиткеч матур урынында Казан, Биектау, Кукмарадан килгән 12 яшькә кадәрге (тау чаңгысында шуучы иң яшь катнашучы 4 яшьлек иде) 100дән артык спортчы саф һава сулап, рәхәтләнеп үзара көч сынашты. Трассаны үтүчеләрдән зур ихтыяр көче, ныклы хәзерлек, осталык, тәвәкәллек һәм, әлбәттә, спорт рухы бөркелеп торды. Аның көне дә алдан заказ биреп куйган кебек кояшлы, матур һәм таудагы кар катламы да шуар өчен уңайлы иде. 

Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча турнир үтте

Аермачык сизелеп тора: бу спорт төрендә бүтәннәрендәге кебек хисләр каршылыгы да, үзара тыңгысызлык та, көндәшлек тә күренми. Биредә — бердәмлек һәм дуслык идарә итә. 

Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча турнир үтте

«1983 елда Александр Стрельников башлап җибәргән эш бүгенгәчә дәвам итә. Без хәзер өч юнәлештә: тау чаңгысы, сноуборд, фристайл белән шөгыльләнәбез. «Бакыр тау» комплексы Кукмараны республикакүләм генә түгел, Россиягә дә танытучы егет-кызларыбызны үстергән база ул. Әлеге ярышны Россиякүләмендәге стартка әзерлек йөзеннән үткәрдек. Хәзер техник яктан әзерлекне өйрәнеп, көйләп бетерергә кирәк. Районыбыз башлыгы Сергей Димитриев ярдәме белән яңа күтәрткечләр алырга да планлаштырабыз. Чөнки безнең алда зур эшләр тора: "Бакыр тау"да иң элек кечкенәләрдән башлап Россия күләмендәге турнир үткәрү, аннан соң зурлар арасындагы чемпионатларны оештыру. Бу инде туризмны үстерүгә дә үзеннән-үзе бер адым дигән сүз. Без хәзергә Татарстанның иң танылган биш тау чаңгысы комплексы исемлегендә булсак, максатыбыз Кукмараны Россия дәрәҗәсенә күтәрү. Ә бу көнне исә һәр катнашучы бик канәгать булып, горурлыгыбыз булган тау чаңгысы комплексында яңадан да очрашырга сүз куешып таралышты«, — диде спортның әлеге төре буенча Татарстан җыелма командасының республикага данлыклы өлкән тренеры Диләрә Ибәтова.

Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча турнир үтте

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев