Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада 120дән артык теннисчы «Район башлыгы Кубогы» өчен көч сынашты

Ярыш ике категориядә - район мәктәпләре командалары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында узды.

«Барс Арена» спорт залында өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район беренчелеге узды.

Ярышта катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

«Бүген без әлеге турнирны яңа залда беренче тапкыр үткәрәбез. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен заманча мөмкинлекләр тудырыла. Без уңай динамика күрәбез. Спортчыларыбыз дөнья, Россия һәм Европа чемпионнары булып торалар. Өстәл теннисы ул - бик матур спорт төре. Аны мин үзем дә балачактан уйныйм. Мәктәптә укыганда тәнәфес вакытында теннис уйнау өчен чиратка басканны да бүгенгедәй хәтерлим. Спортның кайсы гына төрен алсак та, ул яңа җиңүләргә рухландыра, ихтыяр көчен ныгыта. Турнирда катнашучы һәркемгә уңышлар телим», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Ярыш инде өченче ел рәттән уздырыла. Ул ике категориядә - район мәктәпләре командалары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында уза.

Күпппрфильле лицейдан Дилана Гыйльмуллина сүзләренә караганда, ул теннис белән узган елдан шөгыльләнә икән. «Миңа әлеге спорт төре бик ошый, киләчәктә чемпион буласым килә. Теннис - кызыклы уен, анда һәрчак җиңәргә тырышасың. Бүген дә мин җиңүгә өметләнәм», - ди яшь спортчы.

Ярышта үзенең осталыгын 120дән артык спортчы күрсәтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны - Кукмара 4нче урта мәктәбе, икенче урынны - Туембаш мәктәбе, өченче урынны Сәрдекбаш мәктәбе командасы алды.

Ир-егетләр арасында беренчедә - Кукмарадан Булат Гадиятуллин, икенчедә - Поршурдан Эдуард Трофимов, өченчедә - Аман-Оштырмадан Әнәс Әгълиуллин.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk