Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара районында 2021 елда 1100дән артык кеше ГТО нормалары тапшырды

ГТО тапшыру буенча республика районнары арасындагы рейтингта Кукмара җиденче урынны били.

Илебездә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы уңышлы гына эшләп килә. Массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау, халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүне үзенә максат итеп алган ГТО хәрәкәте, аның аерым билгеләре һәм баскычлары белән безне Бөтенсоюз физкультура-спорт комплексының ГТО Тестлаштыру үзәге җитәкчесе Энҗе Камалиева таныштырды.

«ГТО – “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” комплексын яңарту 2014 елдан башланды. Аның төп шарты булып, билгеләнгән нормативларны үтәү тора. Алты яшьтән алып 70 яшь һәм алардан өлкәнрәкләрне дә кертеп, һәрберсе үз баскычларында мәҗбүри һәм теләк буенча тест сынаулары тапшыра ала. Мәҗбүри сынаулар тизлек, чыдамлылык, көч үсеше күләмен ачыкларга мөмкинлек бирсә, сайлап алынган сынаулар исә үз эченә координация һәм гамәли күнекмәләрне дә ала. Гадәттә, яшүсмер малайлар озынлыкка сикерү, турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү, 150 граммлы тупны ату һәм башка төрләр буенча үз көчләрен сыный. Кызлар урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү, гәүдәне күтәрү һәм башка нормативларны үти, өлкәннәргә исә скандинавиячә таяклар белән йөрү дә кертелде. ГТО нормаларын уңышлы тапшыручыларга бронза, көмеш һәм алтын значоклар бирелә. Әгәр 11 сыйныф укучылары алтын билгегә ия булалар икән, аларга уку йортына кергән вакытта ике балл өстәлә. Безнең районга быел 341 значок кайтты. Шуның 96сы – алтын, 114е – көмеш, ә 131е – бронза», - ди Энҗе Камалиева.

Тестлаштыру үзәге җитәкчесенең сүзләренә караганда, ГТО тапшыру буенча республика районнары арасындагы рейтингта Кукмара җиденче урынны били. Нормативларны “Демография” илкүләм проекты кысаларында Кукмарага «Хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексына әзерлек максатыннан бирелгән, «Зилант» спорткомплексы артында урнаштырылган мәйданчыкта, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда тапшырып була.

«Милли бәйрәмебез Сабантуйда, 9 Май бәйрәме, Яшьләр һәм физкультурачылар көнендә дә ГТО мәйданчыклары эшләде. Шулай ук без җәй көне “Нараткай” лагерена барып та нормативлар кабул иттек. Балаларны кызыксындыру өчен төрле бүләкләр әзерлибез, уеннар оештырабыз, акцияләр дә үткәрәбез. Мәктәп укучылары бик актив, шулай ук Кукмара эксплуатация - газ хезмәте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә ГТОдан читтә калмый. Быел районда 1107 кеше ГТО тапшырды. Теләүчеләр алга таба тагын да артыр дип уйлыйм», - ди Энҗе Камалиева.


фото: Энҗе Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk