Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара районының спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кукмарадагы «Барс Арена» спорт залында Саба, Нократ Аланы һәм Кукмара районнарында яшәүче, физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында спортның биш төре буенча ярыш үткәрелде. Анда барлыгы 50дән артык спортчы катнашты. 

Джакколо төрендә Райнур Әсхәдуллин (Ядегәр) — беренче, Антонина Большакова (Нократ Аланы) — икенче, Фәйрүзә Бикмөхәмәтова (Ядегәр) өченче урыннарны алды. Новуста Зур Кукмарадан Фаяз Гатин — беренче, Кукмарадан Виктор Исекеев — икенче, Дамир Галиәхмәтов өченче урыннарга лаек булды. Кульбуто төрендә Кукмарадан Рушан Газизов беренчелекне алды, Кукмарадан Дамир Галиәхмәтов белән Сабадан Нәкыйп Рәхимовлар икенче-өченче урыннарны бүлеште. Корнхолда Ядегәрдән Николай Большов — беренче, Сабадан Илшат Мирзәхмәтов — икенче, Кукмарадан Рәис Шакиров өченче урыннарны яулады. Шаффлборд төрендә исә Сабадан Илшат Мирзәхмәтов җиңүче булды. Ядегәрдән Николай Большов — икенче, Кукмарадан Тимерхан Әхмәдиев өченче урында калды. Җиңүчеләргә призлар, грамоталар тапшырылды. 

2008 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Анда Кукмараның «Олимп» һәм Яшел Үзән шәһәренең «Ледокол» командалары көч сынашты. Уен 11:4 исәбе белән «Олимп» файдасына тәмамланды.

Апаста 50 яшьтән узган ветеран командалары арасында үткән хоккей турнирында кукмаралылар беренчелекне яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев