Кукмара көрәшчеләрнең икесе пьедесталга менде
Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге абруйлы, көрәшчеләр арасында бик дәрәҗәле саналган турнир үтте.
14-15 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге абруйлы, көрәшчеләр арасында бик дәрәҗәле саналган турнир үтте. Ул быел 62нче тапкыр оештырылды. Ярышта 44 команда һәм 380 көрәшче бил алышты.
«Муса Җәлилдә», көрәшчеләр аны кыскартып үзара шулай дип сөйләшә, 11 үлчәү авырлыгында үз көрәшчеләрен куйган Кукмара командасы җиденче урында калды. Югары Казаклар авылыннан яшьләр арасында дүрт тапкыр Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы булган, Россия Федерациясенең спорт остасы 135 килограммлы Ринат Дәүләтшин, югары үлчәү авырлыгында данлыклы көрәшче Муса Гәлләмовка гына оттырып, икенче урынны яулады. Аңа 70 мең сум күләмендә бүләк бирелде.
Байлангар авылында яшәүче, шулай ук Россия Федерациясенең спорт остасы исемен йөртүче Илсур Гыймадутдинов 65 килограмм үлчәү авырлыгында өченче урында калды һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.
Муса Җәлил турниры көрәш дөньясында элек-электән иң абруйлы турнир булып саналудан тыш, иң көчле, авыр ярышларның берсе дә әле. Чөнки, ачык бәйге булганлыктан, анда Башкортстан, Төмән, Мари якларыннан килгән спортчылар да бил алыша. Димәк, горизонт «киңәйгән» саен көчле көндәшләр саны да арта.
Илсур әлеге турнир тарихында ике тапкыр үз үлчәү авырлыгында чемпион калган иде. Бер тапкыр — икенче, быелгысын да исәпләсәк, биш тапкыр өченче урынны алды.
Ә Ринат моңа кадәр ике тапкыр өченче урынны яулаган иде. Бу юлы менә, икенчедә. Димәк, пьедесталның иң югары баскычына менәргә дә ерак калмады.Көрәшче егетләребезне котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев