Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара командасы «Мөхәммәтшин кубогы» турнирында җиңүче булды

Футболчыларга турнирның төп трофее - күчмә кубок һәм 100 мең сумлык акчалата бүләк тапшырдылар.

Шәһәребезнең Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда традицион «Мөхәммәтшин кубогы»ның финал ярышлары үтте. Соңгы елларда әлеге турнирда күрше-тирә район командалары - Теләче, Саба футболчылары да катнаша башлады. Җәй дәвамында барган быелгы бәйгегә барлыгы 24 команда көч сынашырга теләк белдергән иде. Ә финал уеннарына алардан иң көчлеләре - Кукмараның «Степан Разин», «Большак», «СабАгро», «Яшьлек» (Шәмәрдән) командалары чыкты.

Узган ел өченче урында калган «Степан Разин» командасы быел турнирның җиңүчесе булып танылды һәм аларга 100 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды. «СабАгро» командасы да, үзенең көчлеләр исемлегендә булуын раслап, икенче урынны яулады һәм 75 мең сумлык акчалата призга лаек булды. Узган ел икенче урынны алган «Большак» командасы, бер баскычка түбән калып, өченче призлы урынны алды һәм аларга 50 мең сум күләмендә приз бирелде. Ә менә узган ел беренчелекне алып, үзләренә турнирның күчмә Кубогын алып киткән Шәмәрдәннең «Яшьлек» командасы быел дүртенчедә калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk