«Кукмара» чаңгы базасында «Татарстан чаңгысы-2025» ярышы узды
Узышлар 16 категориядә үткәрелде.
«Кукмара» чаңгы базасы әлеге спорт төрен яратучыларны үзенә җыйды. Матур табигатьле база территориясе иртәдән үк гөр килеп торды: узышта катнашучылар старт бирелгәнне көтте, тренерлар укучыларына соңгы киңәшләрен әйтеп калырга ашыкты, ә җанатарлар көч бирде.
Узышта җитәкчелеләр, төрле структура, оешма һәм предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Чаңгычыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, яхшы кәеф, сәламәтлек теләде.
«Чаңгы бәйрәме озак еллар дәвамында үткәрелеп килә. Аның тарихы 1980 елларга барып тоташа. Шунысы куанычлы: ел саен әлеге ярышта катнашучылар саны арта. Шуңа күрә яшь категорияләрен дә арттырабыз. Бүген барлыгы 16 категориядә спортчылар узышачак. Йөздән артык кеше медаль, грамоталар белән бүләкләнәчәк. Бүген һава торышы яхшы, чаңгы трассасы да ялт итеп тора. Шулай ук коймак, чәй белән дә сыйланырга була», — диде район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов.
Ярышта катнашучы иң кечкенә чаңгычыларга 7 яшь иде, ә иң өлкән узышчы Нократ Аланы шәһәреннән килгән, ул 1939 елгы, 86 яшь диделәр. Янил авылыннан 87 яшьлек Рәфкать абый Абдуллинны да очраттык. Трассаны әйләнәсем килә, әмма катнашучы буларак теркәлмим диде ул. Кечкенә балалар — 500 метр, зурраклар — бер чакрым, ә калган категорияләр бер әйләнеш, ягъни 1700 метрда узышты.
74 яшьлек Кәримулла абый Искәндәров Түбән Казаклар авылыннан. Бүгенге көндә ул «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә шофер булып эшли.
«Чаңгы ярышын бер елны да калдырганым юк. Кукмарада үземнең яшьтәге ветераннар арасында гел бер-икенче урыннарны яулыйм. Быел ничек булыр. Гомер буе спорт белән дус булдым, тәмәке тартмадым, спиртлы эчемлекләр кулланмадым. Аллага шөкер, дәваханәдә бер көн дә ятканым, бер дару да эчкәнем юк. Авылдагы болында чаңгы шуарга бик уңайлы, шунда йөрим, миннән күреп, авылдашлар да иярә», — дип сөйләде ул.
Кәримулла абый спорт белән шөгыльләнүдән тыш, җырларга да ярата икән. Ул безгә бик матур итеп, туган авылга багышланган җыр башкарды. «Сәхнә һәм спорт кешене бервакытта да начарлыкка илтми. Шуңа күрә кукмаралыларны спортка тартылырга чакырам», — диде ул.
Зур Сәрдек гимназиясенең 6нчы А сыйныфы укучысы Рамазан Ульдановның да чаңгы ярышында беренче тапкыр гына катнашуы түгел.
«Спорт ул — сәламәтлек дигән сүз, чыныккан кешене салкыннар да куркытмый. Чаңгы шуарга яратам. Кышын мәктәптә дә физкультура дәресләрендә чаңгыда йөрибез. Төрле чак була: егылабыз да инде, аннан тагын торып китәбез», — дип елмая үҗәт егет.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев