Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чемпионнар авылда үсә

Олыяз авылы егете Нәфис Галиев Литвада узган билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатыннан җиңү белән кайтты. Мәһабәт гәүдәле, физик яктан нык, Муса Җәлилнең шигъри юллары белән әйтсәк, киң күкрәкле, тимер бәдәнле райондашыбызга сокланып карап кына торырлык. Танылган спортчы бик кызыклы әңгәмәдәшче дә булып чыкты. Күптәнге танышлар шикелле рәхәтләнеп гәпләштек үзе белән.

 

- Әтием Рафис көрәшче булгангадырмы, кечкенәдән әлеге спорт төре күңелемә якын, - ди Нәфис. - Мәктәптә укыганда да көрәш түгәрәгенә бик теләп йөрдем. Укытучыбыз Илсур абый Нәҗмиев белән кайларда гына булмадык та, нинди генә турнирларда катнашмадык без?! Әле хәзер дә ярышларга йөргән балачак, үсмер вакытларны искә төшереп утырам. Шунысы сөенечле: хәзерлегебез ныклы булганга, һәрчак җиңү яулый идек. Өлкәнрәк сыйныфларда Россия беренчелегенә узган бәйгеләрдә дә катнашырга туры килде. Ике тапкыр Рәсәй чемпионы булдым. Ә инде Казанда укый башлагач, параллель рәвештә билбау көрәше белән дә кызыксына башладым.

Нәфис Галиев бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетының бишенче курсында белем ала. Яхшы билгеләргә генә укучы егетнең спортка вакыты каламы икән? Яшь чагында күбрәк дуслар белән күңел ачасы, өй мохитеннән аерылу рәхәтен дә татыйсы килә бит ул...

- Ялкауланмасаң, һәрнәрсәгә өлгерергә мөмкин. Көн саен университетка, спортзалга йөрим, семинарларга да үзвакытында әзерләнәм.

Дусларым бик күп. Безнең барыбызны да спортка мәхәббәт берләштерә. Турнирларда гына түгел, буш вакыт килеп чыгу белән бергә җыелабыз, аралашабыз. Шулай ук кинотеатр-концерт, дискотекаларга йөрергә дә вакыт табам, - ди әңгәмәдәшем. – Билбау көрәше белән инде бишенче ел Татарстанның атказанган тренеры Җәүдәт Хөсәенов кул астында шөгыльләнәм. Күп кенә төбәкләрдә һәм илләрдә үсеш тапкан әлеге милли спорт төренең татарча көрәштән аермасы – аның ирекле көрәш булуында. Көндәшеңне нинди алымнар кулланып булса да аркасына салырга кирәк. Әмма тиешле кагыйдәләр һәм чикләүләр турында да онытырга ярамый.

Бар күңеле белән спортка тартылган райондашыбызга әле нибары 22 яшь. Ә менә ул катнашкан бәйгеләр һәм яуланган медальләр саны исәпләп бетергесез. Чемпион исеме астында күпме тир түгү, тырышлык һәм омтылыш ятуын да чамалау авыр түгел.

- Дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары Рязаньда узды. Мин анда Татарстан җыелма командасы белән бардым һәм үз үлчәү авырлыгымда (82 килограмм) беренче урынны яуладым. Әлеге бәйге Литвага бару өчен юллама гына түгел, ә чыныгу, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү дә булды, - ди Нәфис. - 16 августта инде без Россия командасы составында Вильнюс шәһәрендә идек. Команданы махсус автобус каршы алды. Безне бераз шәһәр белән таныштырдылар. Аннары кунакханәдә теркәлү уздык, үлчәндек һәм номерларга урнаштык. Икенче көнне исә ярышлар узды. Командалар күбрәк Литва, Греция, Латвия, Белоруссия, Украинадан иде. Шулай ук Италиядән дә егет-кызларны очраттык. Иртәнге сәгать тугызда башланган бәйге кичке сәгать бишкә кадәр дәвам итте. Дүрт тапкыр очраклы рәвештә туры килгән көндәшләр белән бил алыштым. Ярымфиналда – Белоруссия, ә финалда Литва егете белән көрәштек. Уенны алай авыр булды дип әйтә алмыйм, әмма нәтиҗәне ишеткәннән соң алган тәэсирләр, кичерешләр сөйләп-аңлатып бетергесез иде. Пьедесталдан төшүгә тиз генә әтиемә һәм тренерга СМС хәбәрләр юлладым. Аларның өметләрен аклый алуыма аеруча сөендем. Җанатар дусларым да безгә көч биреп тордылар. Татарстаннан биш спортчы – 4 егет, 1 кыз барган идек, барыбыз да үз үлчәү авырлыгында җиңүче булдык. Турнирның йомгаклау өлешендә бүләкләделәр. Миңа медаль һәм диплом тапшырдылар. Акчалата бүләк исә махсус стипендия буларак түләнәчәк.

Әңгәмәдәшем белән, темадан бераз читләшеп булса да, Литваның иң эре шәһәрләренең берсе – Вильнюс турында сөйләшми кала алмадык.

- XIII гасырда нигез салынган Вильнюс шәһәре Литваның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул үзенең берсеннән-берсе үзенчәлекле архитектура һәйкәлләре белән җәлеп итә. Урамнардан барганда тарих эченә чумгандай буласың. Халкы бик кунакчыл, ачык йөзле. Өлкәннәрнең күбесе рус телендә сөйләшә. Яшьләр дә синең мөрәҗәгатеңә битарафлык күрсәтми, русча аңлап бетермәсәләр, башкалардан булса да сорыйлар. Безнең бару шимбә-якшәмбегә туры килгәнлектән, шәһәр урамнарында кеше шактый күп иде. Җырчы-биючеләргә кушылып һәркем ял итә, күңел ача. Урамда транспорт хәрәкәте бик аз. Күбрәк җәяү, я велосипедта, гироскутерда йөриләр. Вильнюсны бик ошаттым, - дип сөйләде чемпион. – Әгәр көрәш белән мавыкмасам, чит илләрне, шәһәрләрне, төбәкләрне тагын кайчан күрер идем әле. Шушы көннәрдә Татарстан командасы белән Төркиядә булып кайттык. Анда төрки халыклар фестивале кысаларында көрәш турниры узды.

Гәүдә авырлыгын тиешле нормада тоту өчен, көрәшчеләргә туклану белән бәйле чикләүләр дә юк түгелдер...

- Нәрсәгә күз төшә, шуңа үрелмисең инде. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирәм. Аксым, углевод, витаминнар күп булган ризыклар белән тукланырга тырышам. Камыр ашларын хәзер бөтенләй диярлек ашамыйм, - ди көрәшче. – Ияләнгән гадәт буенча көн саен үлчәнеп торам. Гәүдә авырлыгы 82 килограммнан артып китсә, махсус диета тотып алам, йөгерәм.

Чемпионның киләчәккә планнары зурдан. Укып бетергәч, туган авылына кайтып, әти-әнисенә ярдәм итәргә, үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгын тагын да үстерергә, эшчәнлеген җәелдерергә тели ул. Тормышының аерылгысыз бер өлеше булган спорттан да читләшмәс, дип өметләнәбез. Берсе икенчесенә һич кенә дә комачауламый бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Нэфис! Котлыйбыз! Роза апан(Балыклы)

    erid: 2VtzqxWHLUk