«Батыр» спорт комплексында Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев призына татарча көрәш буенча бәйге үткәрелде
Турнир быел 36нчы тапкыр уздырыла.
Кукмараның "Батыр" спорт комплексында 14 тапкыр районның баш батыры, Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев призына татарча көрәш буенча бәйге үткәрелде. Кукмара районының яшь көрәшчеләрен бер залга җыйган турнир быел 36нчы тапкыр оештырылды. Бу юлы ярышка Саба һәм Балтач районнары спортчылары да кушылган.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район көрәш федерациясе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин һәм, әлбәттә, Нурсил Галиев үзе яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Бер төркем жыелышып утырган яшүсмерләр арасыннан бик тә аралашырга яратучы Фагимов Адель һәм Сәид Гыйләжевлар белән әңгәмә корып алдык. Алар икесе дә Кукмара 4нче мәктәбенең 7 сыйныфында белем алалар.
-Көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Узган ел бу турнирда 3нче урынны алган идем. Бүген дә сынатмаска иде исәп, -
Егетләр тренер Таһир Әхкямов кул астында шөгыльләнәләр икән.
-Әти дә яшь вакытында көрәшкән. Мин дә спортның бу төрен үз иттем, - ди Сәид Гыйләжев. - Спорт белән шөгыльләнгән кеше кыю да, житез дә була...
Язманың дәвамын газетаның алдагы санында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев