Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Адай һәм Мәмәшир авылы командалары арасында иптәшләрчә хоккей булды

Ике команда да бирешергә теләмәде, уен бик киеренке барды.

Адай авылындагы хоккей мәйданчыгы кыш айларында бер дә буш тормый. Менә бүген дә анда Адай һәм Мәмәшир авылы командалары арасында иптәшләрчә хоккей булды. Ике команда да бирешергә теләмәде, уен бик киеренке барды.

«Уенны оештыручы - авылдашыбыз Фазыл Зыятдинов. Егетләрне ул җыйды, кунакларны да ул чакырды, гомумән, бозны катыруда да бик актив ул. Күңелен биреп йөргәч, рәхмәт үзенә», - диде Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина.

5:4 исәбе белән Адай авылы командасы җиңү яулады.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X