Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Займ ябылган дип саныйм, ләкин шуңа да карамастан, бурыч суммасын түләттерәләр

Бу әҗәтне түләмичә калып буламы?

Сорау: Шушы көннәрдә суд приставлары хезмәтеннән хат алдым. Хат эчендә 6 ел элек минем микрофинанс оешмасы белән төзелгән займ шартнамәсе (договор) нигезендә эш кузгату, ягъни миннән акча түләттерү турында чыгарылган карар иде. Карарда шулай ук эзләтеп алучы буларак, бу оешма турында һәм җәмәгать судьясы (мировой судья) тарафыннан чыгарылган башкарма эш (исполнительное производство) турында да әйтелгән. Әлеге займ шартнамәсе буенча бурыч суммасын мин түләдем, хәтта арттырып та әле. Бурычым юк, займ ябылган дип саныйм, ләкин шуңа да карамастан, бурыч суммасын түләттерәләр. Ә судка мине берәү дә чакыртмады, чакыру повесткасын да алмадым. Бу әҗәтне түләмичә калып буламы?

Җавап: Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексында  боерык производствосы (приказное производство) һәм дәгъва производствосы (исковое производство) каралган.

Аларның аермалары түбәндәгечә: боерык производствосында гражданлык эшен караганда яклар эзләтеп алучы (взыскатель) һәм бурычлы зат (должник) дип атала. Эзләтеп алучы тарафыннан җәмәгать судьясына таләпләр суд приказы чыгару турында гариза рәвешендә бирелә. Бу очракта йомгаклау суд акты башкарма (исполнительный) документ көченә ия булган суд приказы дип атала. Суд карары чыгару турындагы гариза эзләтеп алучы тарафыннан җәмәгать судьясына бирелә ала. 

Суд приказын чыгару турындагы гаризаны караганда яклар чакырылмый, аларга судка чакыру повесткалары җибәрелми. Ягъни суд приказы гариза белән бирелгән документлар нигезендә, суд тикшерүен үткәрмичә генә чыгарыла. Суд приказы гариза кергән көннән алып 5 көн эчендә чыгарыла, ә суд приказы чыгарылган көннән алып 5 көн эчендә аның күчермәсе бурычлы затка җибәрелә. 

Ә дәгъва производствосында гражданлык эшен тикшергәндә яклар дәгъва бирүче зат һәм җавап бирүче зат дип атала. Судка таләпләр дәгъва гаризасы рәвешендә бирелә, дәгъва бирүче аны алдан почта хезмәте аша җавап бирүчегә җибәрергә тиеш. Бу очракта суд тикшерүе гадәти тәртиптә, якларны чакыртып, алар катнашында үткәрелә. Йомгаклау суд акты бу очракта суд карары дип атала.

Сезнең очракта суд приставы-башкаручысы белән элемтәгә керергә кирәк, аның телефон номеры башкарма производство кузгату турында сез почта аша алган карарда күрсәтелә. Суд приставыннан башкарма документ төрен (суд приказымы, яки суд карары нигезендә бирелә торган башкарма кәгазьме икәнен) белергә кирәк.

Суд приставы-башкаручысына кергән башкарма документ суд приказы булып чыкса, аны алганнан соң 10 көн эчендә җәмәгать судьясына, аның үтәлешенә карата каршылыклар булуы турында гариза (возражение) белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ягъни суд приказын гамәлдән чыгару турында була бу гариза. Чөнки сез соравыгызда күрсәтелгән бурычны түләттерү белән килешмисез. Ә суд приказының күчермәсен алу өчен, бу турыда суд приставы-башкаручысына яки җәмәгать судьялары канцеляриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сез алган карарда күрсәтелгән суд приставы-башкаручысының таләпләрен үтәргә кирәк булачак. Ә суд приказы сезнең язган каршылыкларыгыз (возражение) нигезендә гамәлдән чыгарылса, һәм ул суд приставлары хезмәтеннән чакыртып алынса, таләпләрне үтәмәскә мөмкин булачак.

Суд приказы гамәлдән чыгарылган очракта, микрофинанс оешмасы кабат шул ук таләпләр белән судка бары тик дәгъва гаризасы белән генә мөрәҗәгать итә ала. Дәгъва производствосы буенча сезне суд утырышларына чакырачаклар, анда үзегезнең процессуаль хокукларыгыздан тулысынча файдаланырга мөмкин. Сезнең очракта, 6 ел элек төзелгән займ шартнамәсе буенча дәгъва бирү вакыты чыгу сәбәпле, судтан дәгъва бирүченең таләпләрен канәгатьләндермәүләрен сорый аласыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk