Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Янил авылында әле һаман да суүткәргеч юк

Хатка Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр КОРБАНОВтан җавап алынды

Мин - Янил авылыннан Валерий Яковлев. 1500дән артык халкы булган авылыбызда суүткәргеч һәм янгын гидрантлары юк. Бөтен авылга бары тик ике скважина хезмәт күрсәтә. Алары да күп кенә торак йортлардан ерак урнашкан. Авыл халкы сездән су кертүдә ярдәм итүегезне сорый.

Әлеге хатка 82 кеше кул куйган

Хатка Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр КОРБАНОВтан түбәндәге җавап алынды.

- Янилдә барлыгы 194 хуҗалыкта 628 кеше яши. Авыл халкы суны урамдагы яки үзләренең хуҗалыкларында казыткан коедан һәм чишмәдән ала.

Авылга су кертү һәм янгын гидрантлары урнаштыру өчен зур суммада акчалар таләп ителә. Янил авыл җирлеге бюджетының мондый мөмкинлеге юк. Авылга су кертү проблемасын бары тик “Чиста су” программасы аша гына хәл итәргә була. Моның өчен проект-смета документлары эшләтергә кирәк. Ә бюджетта аңа акча каралмаган. Документларны халыктан җыелган үзара салым хисабына ясатырга булыр иде, әмма 2018 елда бу акчалар, Янил авылының халык җыены карары нигезендә, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары ремонтына юнәлдереләчәк.

Әгәр алга таба авыл халкы (ике, өч еллык) үзара салым акчасын бары тик “Чиста су” программасына керергә документлар эшләтү һәм янгын гидрантлары алу өчен тотарга дигән карар чыгара икән, без каршы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X