Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Теш протезларын мәет белән бергә күмәргә ярыймы?

Сорауга Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин җавап бирә

Күптән түгел өлкән яшьтәге күршебезне соңгы юлга озаттык. Мәчет әһелләренә зур рәхмәт: вакытында килеп, масаймыйча-кәпрәймичә, үз эшләрен ипләп кенә башкардылар, мәетне юып, кәфенләп, кыска, ләкин бик үтемле  вәгазь сөйләп, тиешле догаларын укып, матур итеп озаттылар бабайны. Бер генә мәсьәлә буенча аңлашып бетеп булмады (төгәл җавап бирелмәде). Олы кешеләргә хас булганча, мәрхүм исән чакта теш протезларын кулланган булган. Без шул ясалма тешләр мәет белән бергә кабергә күмелсен иде дип әйтеп карасак та, рөхсәт итмәделәр. Ә чынлыкта, ничек булырга тиеш икән?

Н. 

- Бисмилләһиррахмәәниррахим. Шәригать буенча мәет белән бергә кабергә нинди дә булса әйберләр, әйтик, юрган, мендәр яки мәрхүмнең ниндидер шәхси әйберләрен кую тыела. Теш протезы да күзлек яки таяк кебек ярдәмче бер җиһаз булып санала, шуңа күрә аны кабергә кую дөрес түгел. 

Әгәр вафаты алдыннан кешенең кулы яки аягы киселгән булса, бу - башка мәсьәлә: аларны, тән өлешләре буларак, кабергә кую дөрес.

Вафат булган туганның теш протезын нишләтергә соң, дигән сорауга җавап шундый: аңа мәрхүмнең башка әйберләренә караган кебек карарга кирәк. Гадәттә, кайбер әйберләрен туганнары саклый, кайсыберләрен саклауны кирәк дип тапмый. Ниндидер кирәкмәгән, инде кулланып булмый торган әйберләрне ташларга мөмкин. Чүпкә атарга кул күтәрелми икән, яндырырга яки хуҗалыктагы бер аулак җиргә күмеп куярга мөмкин.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X