Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Сорау-җавап

Социаль хезмәтләр җыелмасы яисә акчалата туләү: Кукмара районында ташламга ия булучыга кайсын сайларга?

Сорауга район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Ләйсән Юнысова мондый аңлатма бирде.

Мин — җиденче дистәне түгәрәкләп килүче пенсионер, өченче төркем инвалид. Быел дәваханә юлында аеруча еш йөрергә туры килде, хәтта операция дә ясаттым. Бүгенге көндә хәлем, шөкер, зарланырлык түгел. Моңарчы социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акчага өстенлек биргән идем. Хәзер икеләнеп калдым: кайсына тукталырга белмим. Дөрес юлны сайларга булышмассызмы икән?

Мәдинә Г., газета укучы 

Сорауга район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Ләйсән Юнысова мондый аңлатма бирде:

— Социаль хезмәтләр җыелмасына дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары алу, шифаханә-курорт дәвалануы, анда бару-кайту, шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү керә. 

Әлеге җыелманы алуга Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, хәрби хәрәкәт, шул исәптән махсус хәрби операция ветераннары, аларның гаилә әгъзалары, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалышта калган Севастополь кешесе», «Камалышта калган Сталинград кешесе» тамгасы белән бүләкләнүчеләр, теләсә кайсы төркем инвалидлыгы булган кешеләр, инвалид балалар, элеккеге фашизм тоткынлыгында булган гражданнар, аварияләр һәм атом-төш сынаулары аркасында радиациядән зыян күрүчеләр хокуклы. 

Мин сезгә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга ашыкмагыз дип киңәш бирер идем. Чөнки әлеге пакет урынына акчалата компенсацияне сайласагыз, чир көчәеп киткән очракта да, сез ел дәвамында даруханәдән бушлай дару препаратлары ала алмаячаксыз. Чир ул беркемнән дә сорап тормый. Бүген сәламәтлек яхшы булса, икенче көнгә якадан эләктереп алуы ихтимал. Йөрәк өянәге, баш миен кан белән тәэмин итүнең кискен бозылуы (инсульт) булган очракта да, бер кабы 4-5әр мең сум булган дарулар билгеләнә. Кайбер пациентларга исә ел буена 2 миллион сумга якын дару кирәк. Гариза язганчы барысын да төптән уйлау мөһим. Акчалата компенсациядән баш тартып, соңыннан терсәкне тешләргә туры килмәсен иде. Бирелгән гаризалар 1 октябрьдән соң инде яңартылмый. 

Бушлай дару өчен рецептларны район үзәк дәваханәсендәге 211нче кабинетта утыручы фельдшер яза. Ул булмаган очракта, участок табиблары да әзерләп бирә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев