Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Район үзәк дәваханәсендә уңайлыклар юк (сорау-җавап)

Район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә ятып дәваланырга туры килде. Анда авырулар өчен бернинди дә уңайлыклар юк, караватлары да каты, ята торган түгел. Көндезге бүлектә дәваланучы ир-атлар белән хатын-кызларга бер палатада система куялар. Мондый хәл булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Дәваханә җитәкчесе бу сорауга газета аша җавап бирә алмасмы икән? Нурания...

Район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә ятып дәваланырга туры килде. Анда авырулар өчен бернинди дә уңайлыклар юк, караватлары да каты, ята торган түгел. Көндезге бүлектә дәваланучы ир-атлар белән хатын-кызларга бер палатада система куялар. Мондый хәл булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Дәваханә җитәкчесе бу сорауга газета аша җавап бирә алмасмы икән?

Нурания

Әлеге хатка район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиевтан түбәндәге җавап алынды:

-Стационар дәваханәләрне йомшак инвентарь белән җиһазлау СССР сәламәтлек саклау министрлыгының 1988 елның 15 сентябрендә кабул ителгән "Дәваханә, диспансер, бала тудыру йортлары, санитар частьләр, поликлиника, амбулаторияләрне йомшак инвентарь белән җиһазландыру табелен раслау турында"гы боерыгы нигезендә башкарыла.

Район үзәк дәваханәсе дә терапия һәм башка бүлекләрне урын-җир кирәк-яраклары белән әлеге табель нигезендә тәэмин итә. Авыру канәгать булмаган очракта, үзенең шәхси урын-җир әйберләрен куллана ала.

"Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы 21.11.2011 елгы закон нигезендә..."

Көндезге бүлектә дәваланучы авырулар кан тамырлары аша кертү өчен күпмедер вакыт сорый торган препаратларны хатын-кызлар һәм ир-атларныкына бүленмәгән гомуми палаталарда кабул итә алалар, ә уколлар процедура кабинетында ясала. Киләчәктә авыруларга уңайлы булсын өчен, күчмә пәрдәләр белән аерып кую оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk