Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Нинди авырулар ураза тотмаска сәбәп була ала?

    Әлеге сорауга Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин җавап бирә.

    Аллаһның рәхмәте белән быел да Рамазан аен күрергә насыйп булды. Елдагыча, фарыз намазлардан тыш нәфел намазлары, шул исәптән тәравихларны да укып барам, сәдакалар да бирәм һәм башка саваплы гамәлләр эшләргә тырышам, инде кабул гына булсын. Ләкин, ни кызганыч, бу айдагы төп гыйбадәтне үти алмыйм шул: ураза тотсам, башым бик авырта. Миңа нишләргә икән?

    Гүзәлия

    Әлеге сорауга Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт КУРАМШИН җавап бирә:

    - Бисмилләһиррахмәниррахим. Әлбәттә, ураза тоту – бик олы гыйбадәт, һәм аны башкару мөмкинлеге ул – Аллаһның бик зур рәхмәтедер:  хәдисләрдә “кешеләр Рамазан аендагы ураза савабын белсәләр, бу айның ел буе дәвам итүен теләрләр иде” дип әйтелүе дә юкка түгел...
    Коръәндә билгеләп үтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына авырлык теләми һәм кешенең көченнән килмәгәнне аңа йөкләми. Ураза белән дә шулай. Шәригать буенча авыруыңның артачагын белә торып ураза тоту ярамый. Шулай да тоту-тотмау мәсьәләсен кеше үзе түгел, ә дәвалаучы табиб хәл итәргә тиеш. Әгәр ул “Сезгә ураза тотарга ярамый” дип анык әйтә икән, әлбәттә, тотмаска кирәк, чөнки ислам дине буенча үз-үзеңә зыян салу – хәрам. Нинди авырулар ураза тотмаска сәбәп булырга мөмкин соң? Медицина белгечләре белдергәнчә, түбәндәге авырулар белән чирләгән кешегә ураза тотмаска рөхсәт ителә:

    - көн дәвамында даими дарулар эчүне таләп итә торган авырулар, мәсәлән, бөер һәм бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары;

    - көн дәвамында даими ашап торуны таләп итә торган авырулар, мәсәлән, шикәр диабеты, язва һәм башка ашказаны яки эчәкләр авырулары;

    - каты сызлану аркасында авыртуны баса торган (обезболивающий) даруларны  даими кабул итүне таләп итә торган авырулар;

    - сызландырмый торган, ләкин ашамау аркасында ялкынсыну һәм өзлегү процессын китереп чыгаручы авырулар (мәсәлән, туберкулез яки югары температура белән үтә торган сырхаулар).

    Шуны да әйтеп китәргә кирәктер: дәвалап була торган авырулар аркасында Рамазан аенда ураза тотмаган кешегә, соңрак (дәвалангач) тотылмый калган фарыз ураза көннәрен каза кылырга, ягъни көнен көнгә тотып “кайтарырга” кирәк була. Әгәр авыру дәваланмаса, бу очракта мөселман һәр тотылмый калган көне өчен фидия түләргә, ягъни бер көнгә 200 сум хисабыннан мохтаҗларга сәдака бирергә тиеш (үзе дә ул сәдаканы бирә алмаслык хәлдәге кеше булса, фидияне түләмәскә рөхсәт ителә).

    Сораудагы мәсьәләгә килгәндә, монда ачыкларга кирәк: бу апаның ураза тотканда гына башы авыртамы, әллә башка вакытта да борчыймы? Аңа тикшеренү узарга һәм, табиб белән киңәшеп, баш авыртуның сәбәпләрен ачыкларга  кирәктер. Ниндидер җитди сәбәпләр булмаганда баш авырта дип кенә ураза тотмау дөрес түгелдер. Туклану режимы кинәт үзгәрүдән баш бераз борчып алырга да мөмкин, әмма, гадәттә, берничә көннән организм ияләнә, һәм ураза тоту әллә ни зур авырлык китерми. Безнең татар апалары көннең билгеле бер вакытында чәй эчеп алырга күнеккән, ияләнгән вакытта чәй эчмәү дә башны авырттырырга мөмкин, ләкин бу да ураза тотмау өчен сәбәп була алмый.

    Уразада  көн дәвамында су эчәргә ярамагач, кайбер очракларда сусызлыктан, ягъни организмга су җитмәүдән дә баш авыртырга мөмкин. Андый кешеләргә табиблар авыз ачканда (ягъни кич ифтар вакытында) ашаганчы күп итеп су эчеп куярга киңәш итәләр. Ач карынга эчелгән су организм буенча шактый тиз тарала һәм ахшам намазын укыганчы (бераз вакыт узганчы) кирәкле урыннарга үтеп кереп, эчке органнарга урнаша.

    Алда инде билгеләп үтелгәнчә, ураза ул – бик зур әҗер-савапларга ирешергә мөмкинлек бирә торган олы гыйбадәт. Аллаһ каршындагы дәрәҗәсен, мәңгелек ахирәт тормышындагы хәлен кайгырткан кеше, һичшиксез, шушы саваплардан мәхрүм калмаска тырышыр. Әгәр инде җитди авырулар булмыйча, кешегә нәрсә дә булса ураза тотарга комачаулый икән, монда “әй, ярар инде” дип кул селтәргә түгел, ә ныклап уйланырга кирәк: ни өчен Аллаһы Тәгалә мине ураза кебек шундый олуг гыйбадәттән мәхрүм итә? Еш кына шушы олы саваплардан мәхрүм калуның сәбәбе – Аллаһ алдында кылган гөнаһлар өчен гафу үтенмәү. Әйе, гади генә тәүбә итү дә камил гыйбадәт кылу форсатын ачарга мөмкин... “Йә Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләремне ярлыка, ярдәмеңнән ташлама, бер Үзеңә генә гыйбадәт кылу мөмкинлегеннән аерма”, - дип ихлас дога кылу нәтиҗәсендә дә Аллаһы Тәгалә җиңеллек белән ураза тотарга җай бирергә мөмкин. Иң мөһиме – ныклы ният, Аллаһ ризалыгын алырга омтылу, шушы савапларның безгә ахирәттәге мәңгелек тормышта бик кирәк булачагын аңлау.

    фото: Татар-информ

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: