Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Мәҗлесе барганда торып китәргә ярыймы?

Сорауга Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин җавап бирә

Хөрмәтле редакция! Сәламәтлегем начар булса да, чакырылган Коръән мәҗлесләренә барырга тырышам, чөнки Коръән аятьләре, дини вәгазьләр тыңлыйсым килә. Мәҗлесләрдә туганнар, дус-ишләр белән дә очрашасың, аралашасың бит. Ләкин кайбер ашларда вәгазьләр, бигрәк тә Коръән укыганнан соң багышлаулар, теләк теләүләр бик озакка сузыла. Шунда бер урында кымшанмыйча озак утырудан бик арыйм, хәтта гәүдәм сызлана башлый. Мондый вакытта кузгалып, торып китәргә ярыймы? Алай итсәң, мәҗлесне санга сукмаган кебек, гаеп итәрләр сыман тоела. Аннан соң җыелган халыкны артык ялыктырырга ярамый дип тә ишеткәнем бар иде. Бу дөресме?

Газета укучы

Коръән мәҗлесләре уздыру саваплы гамәлләрдән санала. Андый мәҗлесләрне оештыручыларга да, анда кунак булып катнашучыларга да ниятләренә карап әҗер-савап языла. Әлбәттә, шундый мәҗлесне оештыручыларның төп максаты – Аллаһ ризалыгын алып, вафат булган туганнары рухына дога кылдыру. Шуңа күрә дә имам-абыстайлар, мәрхүмнәрнең туганнары тырышып әзерләгән әлеге мәҗлесне, мул ризыклы табынны санга алып, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышадыр. Имам (яки абыстай) кыскарак тотса, мәҗлестән соң: “Әйбәтләп укымады, мәҗлесне “әйдә ярар”га үткәрде”, – дип зарланучылар да була.  Димәк, Коръән укып дога кылучы дин әһеле, урталыкны саклап, багышлауны кыска да итмичә, бик озын-озакка да сузмыйча башкарырга тиештер (бу дини мәҗлесләргә генә түгел, башка чараларга да кагыла: бик озак барган җыелыш та, хәтта күңел ачу чарасы да халыкны ялыктырырга мөмкин).

Кайбер авылларда сәдакаларга дога кылу бик озакка сузыла, чөнки абыстай сәдака өләшкән һәр кеше исеменнән аерым, хаслап дога кыла. Чыннан да, мәҗлескә килүчеләрне болай ялыктырырга ярамый – барлык сәдака өләшүчеләр исеменнән бер гомум дога кылынса да җитә.

Ә инде мәҗлес уртасында чыгып китүгә килгәндә, сәламәтлегең какшап, үзеңне начар хис итә башладың икән, нишлисең инде –  Аллаһы Тәгалә хәлегезне белүче, тыйнак кына гафу үтенеп, чыгып китсәң дә була, моның өчен беркем дә гаеп итмәстер. Әмма мәҗлес барган чакта сәбәпсез чыгып-кереп йөрүләр, әлбәттә, матур күренеш түгел.
 

Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X