Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Машина йөртү таныклыгынын алыштырганда экзамен бирәсеме? (сорау-җавап)

Машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыккач, аны алыштырганда имтихан бирергә кирәк булачак дигән сүзләр йөри. Бу дөресме икән, әлеге сорауга җавап бирсәгез иде. Райнур, Кукмара Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов җавап бирә: -Машина йөртү таныклыгы ун елга бирелә. Аның куллану вакыты чыгар алдыннан, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, тикшеренү...

Машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыккач, аны алыштырганда имтихан бирергә кирәк булачак дигән сүзләр йөри. Бу дөресме икән, әлеге сорауга җавап бирсәгез иде.

Райнур, Кукмара

 

Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов җавап бирә:

-Машина йөртү таныклыгы ун елга бирелә. Аның куллану вакыты чыгар алдыннан, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, тикшеренү узарга һәм сәламәт булу турында белешмә алырга кирәк. Шул белешмә, йөртү таныклыгы һәм паспорт белән Арча яки Нократ Аланындагы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең районара теркәлү-имтихан бирү бүлегенә (МРЭО) мөрәҗәгать итәргә һәм вакыты килеп җиткәч, дәүләт пошлинасы түләп, таныклыкны алырга була. Таныклыкны алмаштыру өчен имтихан тапшырасы түгел. Әлегщ тәртип шул килеш кала, алга таба да үзгәрешләр көтелми.

Тагын шуны искәртеп үтәм: машина йөртү таныклыгын алмаштыру өчен интернет аша да язылырга була. Дәүләт пошлинасын аннан түләгән очракта 30 процентлы ташлама ясала. Бу, беренчедән, бик уңайлы һәм, икенчедән, күпмедер күләмдә акчагызны да янга калдырачаксыз. Компьютерда эшләү мөмкинлеге булмаган өлкәннәр исә балаларына, оныкларына мөрәҗәгать итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk