Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмараның социаль яклау бүлегендә социаль килешү буенча дәүләт ярдәме турында сөйләделәр

10085 сум күләмендәге социаль пособие, алда санап үтелгән чараларны тормышка ашыру өчен, социаль килешү төзегән гариза язучыга билгеләнә.

Социаль килешү буенча дәүләттән социаль ярдәм кемнәргә бирелә икән? Шул турыда аңлатып китсәгез иде.
 

Асия, Кукмара

Әлеге сорауга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевадан мондый җавап алынды:

- Социаль ярдәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 сентябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә» дип аталган 635нче карары (редакцияләнгән: 10.12.2019 ел, №1133) кысаларында бирелә. Уртача җан башына кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан һәм милек белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 2004 елның 8 декабрендәге 63нче санлы Татарстан Республикасы Законы кушымтасында билгеләнгән гаиләнең (гражданның) милек белән тәэмин ителү дәрәҗәсеннән кимрәк булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә (аз тәэмин ителгән ялгыз яшәүче гражданнарга), социаль яраклашу программасында каралган түбәндәге чараларны тормышка ашыру өчен, социаль пособие формасында социаль контракт нигезендәге дәүләт социаль ярдәме күрсәтү карала:

а) эшкә урнашу;

б) һөнәри уку яисә өстәмә һөнәри белем алу;

в) шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге, үзмәшгульлекне булдыру;

г) авыр тормыш хәленнән чыгуга юнәлдерелгән башка төр чараларны тормышка ашыру өчен.

10085 сум күләмендәге социаль пособие, алда санап үтелгән чараларны тормышка ашыру өчен, социаль килешү төзегән гариза язучыга билгеләнә.

Социаль килешү нигезендә дәүләт социаль ярдәме алу өчен гаилә хәле, соңгы өч айга гаилә әгъзаларының кереме турында, сезнең һәм гаиләгезнең милеге турында мәгълүматларны Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44нче йорт адресы буенча социаль яклау бүлегенә тәкъдим итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84364) 28476, 8(84364) 26465.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X