Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмараның Гафиатуллин урамындагы бинаны кайчан ачылыр?

Степан Разин урамындагы мунча төзелеше турында да беләсебез килә.

Кукмарада бик күп төзелешләр бара. Менә Гафиятуллин урамында да светофор янына зур итеп бина салып куйдылар. Халык телендә, сәүдә үзәге була икән, дип тә сөйләштеләр. Әмма төзелгәненә шактый вакыт үтсә дә, ул һаман ачылмый. Моның сәбәбе нидә икән? Степан Разин урамындагы мунча төзелеше турында да беләсебез килә.

Александр, Кукмара

 

Әлеге сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм ӘХМӘДУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды.

- Мунча тулысынча төзелеп бетте, дип әйтә алабыз, аны куллануга тапшырганчы, документ эшләрен төгәллисе бар.

Гафиятуллин урамындагы бинага килгәндә, бүгенге көндә аның төзелеше туктатылды. Бинага тулысынча экспертиза үткәрелде, һәм аның проектка туры китереп эшләнелмәгәнлеге ачыкланды, ягъни төзелеш барышында барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлмәгән. Проект буенча бина яңа материаллардан салынырга тиеш булса, монда иске материаллар кулланылган. Алар инде кайдадыр, ничәдер еллар файдаланылган булган. Җәмәгать объектлары төзегән вакытта мондый җавапсызлык кешеләрнең тормыш иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча суд эше бара.

Кукмарада таләпләргә туры килмәгән зур объектлар тагын бар. Әйтик, Ворошилов урамындагы бинаның да төзелеше туктатылды. Чөнки янкормасын салганда иске материаллар кулланылган. Әлеге эш прокуратурага тапшырылды.

Һәр объект проект нигезендә эшләнә. Аны төзү өчен район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге һәм аның бөтен бүлекчәләренең рөхсәте булырга, архитектор расларга тиеш. Алда әйтелгән кебек күңелсез хәлләргә калмас өчен, проектта күрсәтелгән барлык шартларны да үтәргә кирәк.

фото: Эльвира Миннәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk