Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралы: Минем үзмәшгульлек темасына сорауларым бар

Сорауларга “Мои документы” күпфункцияле үзәгендә үзмәшгульлекне оештыру мәсьәләләре буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле Илшат САДЫЙКОВ җавап бирә

Минем үзмәшгульлек темасына сорауларым бар. Шуларга җавап бастырсагыз иде. Үзмәшгульлек төп эш урынына йогынты ясыймы, пособие-компенсацияләр югалмыймы? Рәсми рәвештә үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең хезмәт стажлары барамы, авырып киткән өчен “больничный”лар түләнәме?

Г.ЗАКИРОВА, Кукмара

Сорауларга “Мои документы” күпфункцияле үзәгендә үзмәшгульлекне оештыру мәсьәләләре буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле Илшат САДЫЙКОВ җавап бирә:

- Теркәлү узган һәм үз табышыннан тиешле күләмдә салым күчереп баручы һәркем теге яисә бу офис, оешма-предприятиедә эшләргә, шул ук вакытта башка өлкәдә дә үз хезмәтләрен тәкъдим итеп, өстәмә табыш эшләргә дә хокуклы. Мисал өчен, кемдер сувенирлар ясый, ә кемдер оекбашлар бәйли, төзелеш эшләре алып бара ала. 

Беренче төркем һәм балачактан инвалидларны, 18 яшькәчә булган физик мөмкинлеге чикле балаларны, 80 яшьтән узган, дәвалау учреждениесе тарафыннан даими карауга мохтаҗ дип билгеләнгән өлкәннәрне караучы, беркайда да эшләмәүче кешеләргә ай саен 1200 сум күләмендә компенсация түләнә. Шулай ук аларның хезмәт стажлары да бара. Үзмәшгуль булып теркәлгән очракта да әлеге өстенлекләр югалмый. 

Дәүләт үзмәшгульләргә взнос түләүне мәҗбүр итми, шунлыктан стаж һәм пенсия баллары исәпләнми. Бу очракта пенсия төбәктәге яшәү минимумы кадәр билгеләнә. Әмма кеше үзе стаж туплау һәм пенсия баллары өчен пенсия иминиятләренә взнослар кертә ала. 2019 елда бер елга - 29354 сум, бер айга 2446,17 сум түләргә туры килә. 

Үзмәшгульләр бушлай медицина ярдәме алырга хокуклы. Шунысы бар: аларга “больничный” бирелми. Әгәр үзмәшгуль иминиятләү компаниясендә үзен иминиятләштергән булса, чирләп китеп, вакытлыча хезмәттән азат ителгән очракта тиешле сумма түләнә. Шулай ук эш урынында, әйтик, төзелештә төрле имгәнү-җәрәхәтләр алганда да иминиятләү акчасы күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев