Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яңа зиратта каберлекләргә чардуган куелачакмы?

    Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевтан түбәндәге җавап алынды

    Кукмарада яңа зиратта каберлекләргә чардуган куелмый, дип ишеттем. Бу сүз дөресме икән, моның сәбәбе нидә, аңлатып язсагыз иде.

    Кукмарадан Рауза апагыз

    Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВтан түбәндәге җавап алынды:

    - Үзәк зиратта урын калмау сәбәпле, 2019 елның җәендә Кукмарада яңа зират булдырылды. Хәзерге вакытта анда мәетләр җирләнә башлады. Әмма аңа кадәр без район җитәкчелеге, хәзрәтләр һәм зират караучысы белән яңа зиратның тәртибе турында  килештек. Анда каберлек урыннары 3 метрга 2,5 метр исәбеннән, шахмат тактасы формасында билгеләнде. Бу арасыннан йөрергә юллар калсын өчен эшләнде.

    Хатта әйтелгәнчә, зиратта чардуганнар куюны тыйдык. Хәзерге вакытта Казанда һәм башка шәһәрләрдә дә яңа зиратларга чардуганнар куелмый. Чит илләрдә дә бу тәртип күптәннән кертелгән, анда мәңгелек йорт урыннары паркны хәтерләтә. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында, Британия, Германиядә.

    Безнең үзәк зиратта чардуганнар шундый күп, араларына керә торган түгел, җыештырган вакытта да бик уңайсыз. Кайбер кешеләрнең туганнары булмау сәбәпле, гомумән, чардуганның эче каралмый, төрле чүп үләннәре басып китә. Яңа зиратта үләннәрне чабып алу, каберлекләрне чистарту өчен күпкә уңайлы булачак.
    Дин буенча кабернең статусы 40 ел, шул вакыт аралыгында аның өстеннән йөрергә яки басарга ярамый. Ләкин шушы вакыттан соң бу урынга башка кеше җирләнә дигән сүз түгел. Игътибар итсәгез: зиратларда элеккеге чардуганнар агачтан ясалган булган, без җыештырган вакытта аларның җимерекләрен чистартабыз. Хәзерге тимер чардуганнар шәригать кануннары буенча 40 ел гына түгел, ә күп еллар сакланырга мөмкин. Шуңа күрә хәзерге зиратлар тимер чардуганнар урынына әйләнде. Әле аны буяп, тәртипләп тору бар кешенең көченнән килмәскә дә мөмкин. Мин бу турыда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән дә сөйләштем. Ул: “Бәлки бабасының каберендәге чардуганны соңыннан оныгына куйдырыргадыр, дигән фикерем бар иде. Бөтенләй куйдырмау тагын да хәерлерәк икән”, - диде.

    Тарихка күз салсак, элеккеге заманнарда зиратлар койма белән әйләндереп алынмаган булган һәм шуңа күрә хайваннар кереп, каберлекләрне таптамасыннар өчен чардуган куйганнар. Хәзер исә, Аллаһка шөкер, зиратлар койма белән тотылган.

    Кабер ташының да уртача зурлыгын билгеләдек, ул 75-80 сантиметр тирәсе булырга тиеш. Таш кабер өстенә түгел, ә аяк очына урнаштырылачак. Кайбер кешеләр кыйммәт бәягә зур-зур ташлар, чардуганнар ясата. Билгеле, барыбызның да вафат булган туганыбызга, якыныбызга яхшылык эшлисебез килә. Әмма аның өчен иң файда китерә торган гамәл ул – гөнаһлары кичерелүне һәм изгелекләре кабул булуны сорап дога кылу. Гомумән, зиратка баруның төп ике максаты булырга мөмкин: беренчесе – үлемне искә алу, икенчесе - вафат булган туганнар өчен дога кылу. Шуңа күрә вафат булган туганнарыбызның исеме күңелләребездә һәм догаларыбызда сакланырга тиеш.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: