Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара халкы табибларга Интернет аша язылып булмаудан зарлана

Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Руслан Димитриев җавап бирә.

Дәваханәгә бару без - өлкән яшьтәге кешеләр өчен бер бәлагә әверелде. Инде uslugi.tatarstan.ru порталы аша язылырга өйрәнеп кенә беткән идек, хәзер Россия порталы аша язылырга кирәк, диләр. Тик анда күп вакыт ватылу (сбой) дип күрсәтә. Сәбәбе нидә икән? Мондый үзгәрешләр ни өчен кирәк?

Кукмарадан Нурия апагыз.

Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Руслан ДИМИТРИЕВ җавап бирә:

- Без югары инновацион мөмкинлекләр заманасында яшибез. Интернет аша, онлайн рәвештә башкарыла торган хезмәтләр көннән-көн арта бара. Әле берничә ел элек кенә коммуналь түләүләрне онлайн башкару бик авыр кебек тоела иде, хәзер исә бу уңайлыкларга өйрәнеп беттек, почтага барып йөрисе дә юк. Табиб-белгечләргә дә онлайн гына язылабыз. Әйе, әлегә кадәр бу хезмәттән Татарстан порталы аша файдаланырга була иде. Ә 2021 елның 1 сентябреннән кабул итүгә электрон язылу Россия дәүләт хезмәтләре порталы һәм аның мобиль кушымтасы аша башкарыла.

Бу дәүләт тарафыннан бердәм портал булдыру, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрне тагын да арттыру һәм яхшырту максатыннан эшләнә. Тик әлеге хезмәттән файдалану өчен, порталда исәп язмасы расланган булырга тиеш.

Белгечләргә кабул итүгә шулай ук регистратурага яисә 2-74-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, яисә медицина учреждениесендә урнаштырылган электрон чират терминаллары аша да язылырга мөмкин. Бу терминаллар Кукмарада дүртәү: аның икесе үзәк поликлиникада, калганнары балалар һәм теш поликлиникаларында урнашкан. Мондый ысул белән язылу өчен үзегез белән мәҗбүри медицина иминияте полисыгыз булырга тиеш.

Әгәр табиб-белгечкә РФ Дәүләт хезмәтләре порталы яки РФ Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша, электрон чират терминалы аша язылып булмый икән, сезгә шәхси мәгълүматларны – паспорт яки башка документ, мәҗбүри медицина иминияте полисы, иминият таныклыгын (СНИЛС) актуальләштерү, дәваханәгә беркетелгәнне тикшерү өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки базадагы мәгълүмат искергән, төрле сәбәпләр аркасында документларда фамилия, теркәлү урыны үзгәргән булырга яки башка төгәлсезлекләр китәргә мөмкин.

Ә кабул итүгә язылу расписаниесе 2 атна алдан формалаша.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X