Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Быел Кукмарада ЮХИДИ инспекторларына ришвәт тәкъдим итү очраклары теркәлмәгән

Тәртип бозуларга, коррупциягә юл куймас өчен патруль автомобильләре өзлексез режимда эшләүче видеорегистраторлар белән җиһазландырылган.

Моннан берничә ел элек халыкта иң күп ришвәтчелек очраклары ЮХИДИдә, дигән фикер яши, хәтта аноним рәвештә оештырылган сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә иде. Бүгенге көндә хәл уңай якка үзгәрдеме? Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен, җаваплылыктан качу ниятеннән инспекторларга ришвәт бирү очраклары хәзер дә күзәтеләме, транспортны теркәгәндә, дәүләт номерлары алганда коррупциягә юл куелмыймы?

Фәния И., Кукмара
 
Әлеге сорауларга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ җавап бирде:

- “Үзара сөйләшик инде, бераз акча бирәм, эшне зурга җибәрә күрмә”, - дип үгетләүләр инде күптәннән артта калды. Чөнки тәртип бозуларга, коррупциягә юл куймас өчен, безнең барлык патруль автомобильләре дә өзлексез режимда эшләүче видеорегистратор белән җиһазландырылган. Ул машина салоны эчендәге һәм аның янындагы булган барлык сөйләшүләрне, хәрәкәтләрне яздырып бара. Шулай ук инспекторларның үзләрендә дә видеотеркәү җайланмалары бар. Язмаларны даими рәвештә җитәкчелек күзәтә.

Инспекторларның хезмәт вазыйфаларын башкару мизгелләре дә контрольдә тотыла. Әгәр закон таләпләрен бозучы кеше хокук сагында торучы хезмәткәргә, эшне “җайлау” максатыннан, акча тәкъдим итә икән, ул аны кичекмәстән полициянең дежур частена җиткерергә тиеш. Алга таба ришвәт бирүче белән эшне тикшерүчеләр дәвам итә. Быел районда инспекторларга ришвәт тәкъдим итү очраклары теркәлмәде.

Электрон юл белән тутырылган административ беркетмәләр, чыгарылган карарлар автомат рәвештә ЮХИДИ идарәсе реестрына китә. Кулдан язылган беркетмәләр исә шулай ук административ базага кертелә. Һәр эш күзәтү астында булганлыктан, үзара килешү-сөйләшүләр турында сүз дә була алмый.

Транспортны теркәгәндә, дәүләт номерлары алганда да коррупцион гамәлләр башкарылмый. Бүгенге көндә барлык ЮХИДИ бүлекчәләрендә дә “ФИС ГИБДД-М” - федераль-мәгълүмати системасы эшли. Транспорт аның ярдәмендә теркәлә. Компьютерларга “Очраклы саннар принцибында бирү” функциясе булган программа урнаштырылган. Шуның өчен автомобильләргә дәүләт теркәү номерлары да очраклы саннар алгоритмы буенча бирелә. Кемгә нинди саннар җыелмасы чыга, автомобиль хуҗасы шул номер белән ризалашырга тиеш була.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ришвәтчелек очракларына тап булгансыз икән, 2-65-31 телефон номерына шалтырата яисә шәхсән миңа мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X