Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Бертуган Комаровлар йортына кайчан реставрация ясалачак?

Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде. 

Комаровларның йортына реставрация ясау буенча сорау борчый иде. «Тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары буенча Бөтенроссия конкурсы»нда җиңүче буларак бирелгән 55 миллион сумлык грант акчасы кая китте икән? Ике ел үтте бит инде, ә йорт һаман да начар хәлдә. Яныннан үткәндә түбәсе җимерелә башлаганына игътибар иттем. Ә эчендә ничек икәнен уйларга да куркыныч. Йорт җылытылмаганлыктан күгәрек барлыкка килеп, алга таба аның торышы начарланачак бит. Киләчәк буынга бездән нәрсә кала? 
Исем-фамилиясен әйтергә теләмәде 
Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде. 

- Бертуган Комаровлар йорты тарихи объект булып исәпләнелә. Ул мәдәни мирас объектлары (ОКН) исемлегенә кергән, шуңа күрә аның документ эшләре бик озак бара. Һәрбер адымны, һәрбер гамәлне, эшне ОКН комитеты белән раслатып эшлисе. Бу йортлар элек нинди торышта булган, без шул форманы тудырырга тиеш. Реставрация эше белән кызыксынган инвесторлар булды. Тендер формасында аукцион уздырылды. ОКН тарафыннан аның кадәр зур тарихи объект буларак бәяләнмәгәнлектән, Ворошилов урамындагы 10нчы йорт адресы буенча теркәлгән, ишек алдындагы өч катлы йорт исемлектән төшерелде. Ул киләчәктә сүтеләчәк. Бу ишегалды «Тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру» дип аталган федераль программага кергән иде. Район башлыгы Сергей Димитриев Мәскәүдә шушы программаны яклады һәм шуның нигезендә аңа проект ясалды. Бу проектның хакы бөтен эшләре белән 140 миллион сумга чыга. 2018 елда без грантны отып, 2019 елда реставрация эшләрен башлап җибәрдек.

Ике этапта якынча 90 миллион сумлык эш башкарылды инде. 39 миллион сум өстәмә акча иҗтимагый киңлек программасы буенча күчте. Ворошилов урамындагы аяк басарга куркыныч булган чүплек оясы чистартылды, урыннары тәртипкә китерелде. Бүгенге көндә халыкка ял итәр, йөрер өчен менә дигән өстәмә парк барлыкка килде. Аның дизайнын Мәскәү архитекторы төзеде. Проект элеккеге Комаровлар вакытындагы чорга туры китереп, ул ишегалдында нәрсәләр эшләп була һәм Кукмарага килүче туристларны ничек кызыксындырырга мөмкин, дигән максат белән эшләнелде. Туризм юнәлешенә дә без аны кертәчәкбез. Мәгълүм ки, Кукмарабыз һөнәрчеләре белән бай. Районыбызга килгән турист һөнәрчелекнең кайсы өлкәсе белән кызыксынса – ишегалдына шуңа кагылышлы продукцияне сатып алу урыны ясалды.

Шулай ук балалар кулы белән ясалган эшләнмәләргә зур игътибар биреләчәк. Районыбыз күпмилләтле: җәй көне чәй лавкасында һәр милләт ризыгыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Ишегалды тәүлекнең 24 сәгатендә видеокүзәтү астында булачак һәм бүгенге көндә аны куркынычсыз шәһәр системасына тоташтыру бара. 

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X