Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Балам бакчага йөрмәсә дә абонент түләвен  таләп иттеләр

Хатка район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт МАНСУРОВтан түбәндәге җавап алынды

Авырган чагында оныгым балалар бакчасына йөрмәде. Шуңа карамастан йөрмәгән көннәре өчен абонент түләвен  таләп иттеләр. Бу – законсыз гамәл. Шушы сорауга тиешле оешма җитәкчеләреннән җавап ишетергә телим.

Фәния ГАРИФҖАНОВА, Киндеркүл авылы

Хатка район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт МАНСУРОВтан түбәндәге җавап алынды:

- Районда балалар бакчалары биш көнлек эш атнасы һәм ун сәгать ярымлык режим буенча эшлиләр. Район Башкарма комитетының  карары нигезендә  2019 елда авыл балалар бакчаларына бер яшьтән өч яшькәчә балаларны йөрткән өчен айлык түләү күләме - 2811 сумны, өч яшьтән җиде яшькә кадәрга балаларга 2871 сумны тәшкил итә. Айлык түләү абонент һәм туклану өлешләреннән тора. Әгәр бала ниндидер сәбәпләр белән бакчага бармый калса, абонент түләве тулы килеш алына, ә туклану өлешеннән килми калган көннәр чигерелә. 

Соңгы вакытта бу мәсьәләгә республикада аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36нчы утырышында Премьер-министр Алексей Песошин балалар бакчаларында абонент түләү мәсьәләсе каралачагын белдерде. 

Шуны истән чыгармаска кирәк: ата-аналар, балалар бакчасы өчен айлык түләүнең уртача күләменнән чыгып, федераль компенсация алалар. Ул беренче балага – 20 процент, икенчесенә - 50 процент, өченче һәм аннан соңгыларына 70 процентны тәшкил итә. Шулай ук гаиләнең айлык кереме һәр кешегә бүлеп караганда 20 мең сумнан артмаган очракта җирле бюджеттан да компенсация түләнә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X