Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зурсәрдеклеләр “Нәүрүз мөбарәкбад!” фестиваль-конкурсында катнаштылар

Ике коллективка диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды


Нократ Аланының мәдәният үзәгендә халыкара “Нәүрүз мөбарәкбад!” татар фольклоры фестиваль-конкурсы узды. Без, Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре, бу мәртәбәле конкурста катнашып призлы урыннарга лаек булдык.

Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” фольклор ансамбле икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Безнең ансамбль татарларның “Кыз озату” йоласын сәхнәләштерде.

Хореография буенча Алмира Шәймарданова җитәкчелегендә “Чәчкә” халык бию ансамблен уздыручы булмады. Тамашачы аларны бик яратып кабул итте. Безнең “Чәчкә” халык бию ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Жюрига югары квалификацияле белгечләр чакырылган иде, аларның һәр сүзе алтын бәясенә тора. Без бу мәртәбәле конкурста катнашуыбыз белән горурланабыз. Ике коллективка та диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Нурфия ФӘТТАХОВА, Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk