Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек укучылары район үзәгенә сәяхәт кылды

Иртәнге сәгать 10да башланган сәяхәт кичке сәгать 4тә тәмамланды

Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары узган атнада Кукмара шәһәренә юл алды. Сәяхәтебезне район эчке эшләр бүлегенә экскурсиядән башладык.

Безне полиция майоры Лилия Кириллова каршылады. Ул укучыларга мавыктыргыч экскурсия оештырды. Балаларга аеруча полиция бүлегенең музей бүлмәсе ошады. Алар һәр экспонатны зур кызыксыну белән карадылар, фотога төштеләр.

Аннары Кукмара металл савыт-сабалар заводына юл тоттык. Анда укучыларны Ренат абыйлары каршылады.

Ул кою цехыннан башлап, эшчеләрнең хезмәте белән таныштырды.

Соңыннан Ренат абыйлары балаларга бүләк тә өләште, бергәләп фотога да төштек.

 

Алда – киез-итек киез комбинаты.

Үзебезнең мәктәпне тәмамлаган Фәнзил абыйлары укучыларны фабрика капка төбендә үк көтә иде. Ул балаларга йонны ничек эшкәртүләреннән башлап, итек, киез аяк киемнәрен ничек эшләнүен, ничек матур бизәкләр чигелүен җентекләп аңлатып сөйләп, цехлар буйлап йөртте.

Укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.

Иртәнге сәгать 10да башланган сәяхәт кичке сәгать 4тә тәмамланды. Шактый арыган булсак та, эскурсиядә күргәнәрне әти-әниләргә дә сөйләгән балалар. Күңелләрдә озак сакланыр әле бу көн.

Фирзәлия Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев