Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек балалар бакчасында “Татар кызы -2019” бәйгесе узды

Анда кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр

Зур Сәрдек авылының “Әкият” балалар бакчасында “Татар кызы -2019” бәйгесе узды. Без, мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, бу бәйгедә бәя бирүчеләр буларак катнаштык.

Чара биш өлештән торды. Беренчесе “Таныш булыйк” дип аталды. Анда кызлар, кызыклы итеп, үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлештә әниләре белән берлектә милли ризыклар әзерләү серләре турында сөйләделәр, ә өченчесендә җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Алдагы бирем табышмак чишү иде. Аннан соңгы бирем “Әбиемнең сандыгы” дип аталды.

Бәйгедә катнашкан кызларның чыгышларына тәрбиячеләрнең, әти-әниләренең тырышлыгы салынган. Кызларга төрле номинацияләрдә грамоталар тапшырылды. Җиңүче дип Зилия Әхмәтшина билгеләнде.

Мондый чаралар бик кирәк, чөнки алар милләтебезнең киләчәгенә өмет уята.

Нурфия ФӘТТАХОВА, Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk