Зур Сәрдек халык театры Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» әсәрен сәхнәләштерде
Спектакльне карагач туган журналист фикерләре.
Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә берьюлы 19 артистның чыкканын күргәнегез бар идеме сезнең?! Тамашачыларның пәрдә ябылгач та кайтырга кузгалмыйча, дәррәү торып басып, гөрләтеп кул чабулары да ихласлылыкны, бу кичнең күңелләрендә көчле тәэсир уятканын күрсәтә. Зур Сәрдек авылының мәдәният йортында куелган спектакльдән соң шушы ике күренешнең шаһиты булырга туры килде.
Ел саен район смотр-конкурсы кысаларында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берәр спектакль әзерләп, аны тамашачыларга тәкъдим итә. Быел Зур Сәрдек халык театры Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» әсәрен сәхнәләштергән. Иманым камил, әлеге спектакльне караган тамашачы ничә көннәр дәвамында андагы геройлар, кызык һәм кызганыч та булган кайбер өзекләр белән «яшәгәндер», берникадәр бәхәсләшкәндер, тагын бер кат күз яшьләрен сөртеп алгандыр, елмайгандыр да…
Әлеге спектакль — актуаль, бүгенге көн белән аваздаш булган әсәр: ул, Бөек Ватан сугышы башлану белән ирләре сугышка алынып, авылда калган солдаткалар, һәрберсе үзенчә бәхетле булган чибәр, уңган татар хатыннары турында. Андагы вакыйгалар агышында халыкның ачы язмышы, ныклыгы чагыла. Сугышка китәр алдыннан Раевка станциясендә ач яткан ирләрен ашатырга дип төенчекләрен төйнәп, арба тартып, бала күтәреп ерак юлга чыккан хатын-кызларның көчлелеген, барып җиткәч, бик нык арган булсалар да, ирләре белән очрашу алдыннан үзләренчә матурланып алуларын, әмма күрешү вакыты килеп җиткәндә генә күзгә-күз караша да алмыйча, товар вагоннарына төялеп китеп барган ирләрен шашар дәрәҗәгә җитеп, гаҗизләнеп, сыкрап озатып калуларын зурсәрдеклеләр шуның кадәр оста итеп күрсәтә алдылар. Шулай ук аңа кадәр тыныч тормышта танышу-кавышу мизгелләре дә тамашачыларны сокландырды, елмайтты, рәхәтләнеп көлдерде. Бер тында карап бетердек, дисәң дә хата булмас. Һәр геройны башкаручы һәр артист үз урынында. Ул заманның киемнәре, уйнау осталыклары белән алар безне сугыш чорларына чынлап торып кайтарды.
— Шушындый эчтәлектәге зур әсәргә алынуыбыз юкка гына түгел. Чөнки кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Хезмәтебезне җылы кабул итүегез өчен зур рәхмәт. Көн кадагына туры килә торган әсәрне уртак көч белән башкарып чыкканбыздыр дип уйлыйм. Без тормышта да, сәхнәдә уйнаганда да бергә һәм бердәм булганда гына көчле, — дип, спектакль тәмамлангач, тамашачыларны сәламләде мәдәният йорты директоры, үзе үк режиссер Нурфия Фәттахова.
Әйе, зурсәрдеклеләрнең бердәмлегенә, чыннан да, сокланырлык. Элек-электән бу төбәк халкы үзенең зыялы, тәртипле, укымышлы һәм бердәм булуы белән үзенчәлекле иде. Хәтерләсәгез: заманында авылда Закирҗан абый Сабитовның мәктәп коллективыннан төзелгән үз театры, ә клубта авыл үзешчәннәренең үзенеке бар иде. Һәм алар, ел саен яңа спектакль өйрәнеп, аны зал тулы халыкка күрсәтте.
Афәрин, Нурфия дә төрле яшьтәге авылдашларын бер йодрыкка туплый алган. (Әнә узган ел куелган Арслан Мөбарәковның «Бичәкәй» спектаклендә дә "массовка«сы белән бергә 30 кеше катнашкан икән.) Әле бит геройларының күбесе — ир-атлар!
— Уйлап карыйм да Закирҗан абый титаник эш башкарган икән, дим, — ди төп геройларның берсе — Мөнәвәрә ролен уйнаган Нурфия, спектакльгә әзерләнгән вакытларны искә алып. — 23 көн эчендә бу әсәрне өйрәндек. Әле арада башка мәдәни чараларны оештырырга туры килде. Ныклап торып 15 көн дәвамында кабатлаганбыздыр. Төннәрен йокламадым, дисәм дә ялганламыйм. Чөнки соңгы ноктаны куймыйча, җиренә җиткереп өйрәнмичә тынычлана торган кеше түгелмен. «Артистларым» сәхнәдә спектакльне кабатлаганда авызыма гына карап тордылар: җитәкләп алып чыгам, тегендә-монда бастырам, бу сызыктан үтмә, дим. Бер тамаша залына йөгереп төшәм, бер менәм, идәнгә ятам, торам. Ә алар: «Синең шикелле итеп әйтә алмыйбыз бит, бөтенебез өчен дә син генә уйна әле», — дип көләләр.Спектакль барышындагы музыка — үзе ярты театр бит ул. Йөрәкләрне әчеттерә торганын эзләп, әзерләп бер көн үтте. Кыскасы, хезмәттәшләрем Альмира Шәймәрданова, Зөфәр Бобокулов, Ландыш Моратова, Шәүкәт Хөсәенов белән бөтен ваклык-нечкәлекләренә кадәр уйлап, җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Спектакльдә катнашырга риза булган авылдашларыма хөрмәтем чиксез, чөнки уйнау түгел, өйдән чыгарга да иренеп яткан заманага килеп җиттек бит. Өлкән ир-атларыбыз Фәһим абый Әминов, Гомәр абый Нуриев, Кәримулла абый Шәфигуллиннар ризалык биргәч тә, күкнең җиденче катына менеп, күңелем нечкәреп рәхәтләнеп бер еладым. Фирая Вәлиева, Райнур Латыйповлар да — һәр спектакльдә алыштыргысыз артистларыбыз безнең.
Бу көнне иң күп алкышларга Гайшә карчык ролен башкарган Гөлсинур Сафина лаек булды. Мәдәният йортында җыештыручы булып эшләүче Гөлсинур беренче ролен 1987 елда башкарган. Гаилә корып, балалары үскән чорда бераз тукталып торганнан соң, ул янә ел саен сәхнәдә икән. Әбиләр ролен үтә дә булдырып башкаручы Гөлсинурның тагын бер осталыгы бар: хезмәттәшләре белән бергә спектакль өчен күлмәкләрне ул тегә.
Тамашачылар арасында быел үзенең 85 яшен каршылаган Фәния апа Даутова бар иде. «Спектакль бик ошады, күңелләргә тиярлек, соңыннан елатырлык та булды. Икенче көнне телефон аша килгән видеоларын карап та, бер кат күңелем тулды әле», — диде ул.
Кыскасы, зурсәрдеклеләргә, Нурфия Фәттахованың командасына тагын бер кат афәрин, диясе килә. Аларның чыгышы, чынлап та, нурга, яктылыкка илтә.
Рамил Сәлахетдинов, жюри рәисе:
— Бу җирлектә, бу авылда элек-электән театр сәнгатенә гашыйк халык яши. Мондый уңышлы эшләүче зур коллективлар районда гына түгел, республикада бик сирәк. Сәләтле булулары, осталыклары белән аерылып торалар, ел саен зур масштабтагы постановкалар куялар. Төп жюри — тамашачы. Ә тамашачы аңлап, җылы, матур итеп кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев