Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек гимназиясе үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бәйрәм уңаеннан гимназия кунаклар җыйды.

Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаганга күпме еллар узган. Менә кабат аның ишекләрен ачып керәбез. Мәктәпнең урыны, нигезе шул ук булса да, аны танырлык түгел: зәвыклы, чиста, матур, заманча... Ә күңелдә күпме хатирә, истәлекләр... 

Мөнәвәрә Шәфигуллина:

— 19 яшьлек кызның Зур Сәрдек мәктәбенә килеп эшли башлаганына 45 ел вакыт узган да киткән. Әле дә хәтеремдә: үземнән ике яшькә генә кечкенә 11 сыйныф укучыларының яныннан ояла-ояла узып китүләрем... Башлангыч сыйныфларны укытканда нәни балаларның шуклыгын күреп, шуларга ияреп китмәскә тырышып, җитди булырга тырышуларым... Без укытучылар белән Закирҗан, Азат, Миннегали абыйлар җитәкчелегендә бик тырышып, бердәм булып эшләдек. Шуңа күрә мәктәбебез дә гел алгы сафта барды. Тәҗрибә уртаклашырга дип, башка районнардан укытучылар килгәне истә. Кунакларны каршы алганда эш бик күп була: дәресләр бирә, ачык сыйныф сәгатьләре үткәрә, бәлешен дә пешерә, мәктәпне дә җыештыра идек. Төрле кичә, чаралар бик күңелле итеп оештырылды. 8 Март бәйрәме алдыннан ир-ат укытучылар, аерым бер бүлмәгә җыелып, чыш-пыш килә, безгә сюрприз әзерли башлыйлар. Ансамбль оештырып, «Җаным жәл түгел сиңа», "Тала-тала«ны җырлыйлар, кайсы кашык кага, кайсы баянда уйный. Әле тагын кечкенә генә бүләкләр дә тапшыралар. Алар биргән өстәл сәгате бик әйбәт йөрмәсә дә сакланды. Ә декабрь аенда мәктәп шарлар, чыршылар белән бик матур итеп бизәлә иде. Ул матурлыкны саклау өчен, укытучылар кизү торды. Бу җаваплы эш хезмәттәшем Әлфия белән миңа да эләкте. Бер елны ул — икенче, мин беренче катны сакладык. Атна буе кизү тордык. Шимбә көнне, Аллага шөкер, бер әйбер дә югалмады бит дип сөендек. Шул вакыт Закирҗан абый сезне чакыра, диделәр. Аның кабинетына Берлинны алган кебек кердек, мактар инде дип уйладык. Ә аның сөмсере коелган иде. Миңа: «Беренче катта синме дежур? Кая ике шарың? Юк бит», — диде. Әлфиягә исә: «Икенче катта синме дежур? Бер уенчыгың ватылган бит, нәрсә карадың?» — дип шелтә белдерде. Без үзебезне шундый зур җинаять эшләгән кебек хис иттек. «Иртәгә уенчык та, шарлар да үз урыннарында эленеп торсын», — диде. Директор яныннан чыктык та и уйлыйбыз, и уйлыйбыз: кемгә әйтергә, каян табарга? Ул вакытта авыл кибетләрендә Закирҗан абый алып кайткан шикелле уенчыклар юк, Кукмарага барыр идең, машинасы да санаулы кешеләрдә генә бит әле. Эзли торгач, бер кешене табып, аңа ялынып, тиешле әйберләрне алып кайтып, төнге сәгать унда урнаштырдык. Ә икенче көнне Закирҗан абыйның йөзендә елмаю иде. Менә шундый кызыклы хәлләр дә булды, ә ул вакытта бер дә елмаясы килмәде. Ул ике шар төшләремә кадәр кереп интектерде.

Илшат Зарипов:

— Мин, 2012 елда шушы мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә укырга киттем. Аннан соң әлеге мәктәпнең Купка авылындагы филиалына эшкә кайттым. Һөнәр сайлаганда үзебезне укыткан мөгаллимнәрнең йогынтысы зур булды. Башлангыч сыйныфларда исә миңа әни белем бирде. Аның киңәшләре, укыту алымнары әле дә ярдәм итә. Чөнки тәҗрибәсе зур, ул 40 ел мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыкты. 

Сания Хөсәенова:

— 1977 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, бирегә эшкә кайттым. Шуннан соң 38 ел буе рус теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем бирдем. Бу мәктәптә минем иң матур яшьлек елларым узды. Шушында затлы укытучылар һәм яраткан укучылар белән эшләдем. Закирҗан Сабитов җитәкчелегендә хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Ул без — япь-яшь укытучылардан чын педагог ясады. Бүгенге көндә мәктәп үзенең икенче яшьлеген кичерә. Ул матур, заманча, мин аның белән горурланам һәм аның киләчәге өчен шатланам. Хәзерге вакытта укытучылар арасында укучыларым да эшли. 

Ифтария Хөсәенова:

— 1970 елны мин әлеге мәктәпкә физика укытучысы булып эшкә килдем. Ул вакытта өч елга дип, институттан мәҗбүри җибәргәннәр иде. Шул өч елны 43 итеп үтәдем. Хезмәт кенәгәмдә бер генә язу. Минем фән бик кызыклы, әмма бик катлаулы. Шуңа күрә аны барлык балалар да бик яхшы беләләр, бик яхшы үзләштерәләр дип әйтмәс идем. Әмма аларның омтылышлары зур булды, бу мине эшкә тагын да җәлеп итте. Физика фәнен аеруча малайлар үз итте, сез белгәнне без белмәбезме дип, кызлар да тартыла иде. Түгәрәкләргә дә яратып йөрделәр. Шуның нәтиҗәседер, укучыларымның шактые физика укытучылары булды, техник фәннәрне сайлап, югары уку йортларына да керделәр, тормышларын әлеге юнәлештә дәвам иттеләр. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Хәзер мин лаеклы ялда, шуларга куанып гомер иткән көнем. Без — укытучылар гаиләсе. Мин килен булып төшкән төп йортымда кайнатам Билал Татарстанның атказанган укытучысы иде. Шуңа күрә өйдә һәрвакыт мәктәп тормышын гына белдек. Тормыш иптәшем дә гомерен мәктәпкә багышлады, балаларым да — укытучылар. Улым Шәүкәт — шушы мәктәптә музыка укытучысы. Кызларымның өлкәне — институтта, кечесе исә Казан мәктәбендә укыта. 

Суфия Шәфигуллина:

— Мәктәп турындагы вакыйгалар гел хәтердә яңарып тора. Югары сыйныфларда укыган чорлар. Тарих дәресе. Тәнәфестә сыйныфташ егет өй эшен күчерергә дәфтәремне сорады. Озын тәнәфес булса да, ул күчереп бетерә алмады, дәрес башланды. Берничә мәртәбә шелтә белдергәннән соң, Хәлимә апа җәһәт кенә сыйныфташым янына килде дә, бөтен сыйныф каршында икебезнең дәфтәребезне урталай ертып, чүп чиләгенә салды. Хәзер бу вакыйганы искә төшергәч елмаеп куям, ә ул чакта бер дә елмаясы килмәгәндер. Тагын бер истәлек күңелгә килде. Сыйныф җитәкчебез Фәрит исемле малайны гел арткы партага утыртып куя иде. Күбесенчә ул берүзе генә утырды. Сәбәбе гади генә: һәрвакыт елмаеп йөрүче егет, авыз эченнән җырлап, сыйныфташларына комачаулый иде. Салмак, матур тавышлы егетне беребез дә артист булып китәр дип уйламадык. Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты ул бүгенге көндә. Фәрит Гафиятуллин исеме һәркемгә таныштыр.

Газинур Морат:

-1966-1976 елларда мин әлеге белем йортында гыйлем өстәдем. Мәктәп адәм баласына бик зур тәрбия бирә. Безне олуг профессор булырлык мөгаллим-мөгаллимәләр укытты. Мин аларның һәрберсен күңел түрендә йөртәм. Бүген Ифтария апа, Шамил абый белән күрештек. Ифтария апа физика фәненнән белем бирде. Шигырь язучыга бу фән бик мөһим дә булмаган кебек тоеладыр. Әмма кирәксез фән юк, әдәбият белән шөгыльләнүчегә бигрәк тә. Бу уку йорты безгә «Оксфорд» булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев