Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмараның зур эшләре

2022 елда җирлектә барлыгы 2240500 сум үзара салым акчасы җыелган иде.

Стадион янындагы башня каткан, шуңа күрә су юк, авылдашлар, мәктәп янындагылары эшли, су җитми. Иртәгә обедтан соң киләләр. Эше 2-3 көнгә сузылыр.

Тукай, Вахит, Колхоз урамнарында суны яптык, су бәрде.

Эшчеләр урамында торбадан су чыга. Бүген-иртәгә, дүшәмбе суны мәчеттән “Кирпичный”га кадәр сүндереп торабыз.
 
Зур Кукмара авылының ватсап төркеменә соңгы вакытларда килгән хәбәрләрдән болар. Аларның барысын да авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, авыл халкы бу мәсьәләләрне белеп-аңлап торсын өчен, үзе язган. Игътибар итәсезме: шушы бер атна эчендә генә барлыкка килгән, кичекмәстән хәл ителәсе сораулар никадәр хезмәт, көч сорый. Һич кенә дә җәйге чорга калсын, башка вакытта эшләнелер әле диеп булмый... Ә бит мондый проблемалар ел әйләнәсендә шактыйга җыела. 
 
Шунысы кызык: элеккеге әби-бабайлар авылга исемне ничек белеп, алдан күзаллап куштылар икән? Чынлап та, зур шул безнең Зур Кукмара. Әмма шулай булса да, авыл җирлеге җитәкчесенең  башкалар белән берлектә кулга-кул тотынып  башкарган эше һәркемнең күз алдында. 

Җирлеккә барлыгы дүрт – Зур Кукмара, Жилой Рудник, Янсыбы, Иске Йорт авыллары керә. Аларда 3300 кеше яши. Әмма дүрт авыл дигән сүз, уйлап карасаң, хәзер инде дөреслеккә туры да килеп җитмидер. Чөнки бүгенге көндә 2400 кешесе булган Зур Кукмара төрле яклап үсә: тау буендагы Северный микрорайонының үзендә генә дә 21 яңа урам төзелде, аларда 480 хуҗалык теркәлгән. Үзе - бер авыл, дигән сүз! Һәр урамга газ, су кергән, баганаларга яктырткычлар куелып килә. Бу якларда инде тормыш барганын раслап, кичләрен тәрәзәләреннән якты ут бөркелеп торучы йортлар саны елдан-ел арта бара. 

Ә авылны әйләнеп уза торган юл янындагы икенче микрорайонда барлыгы 380 хуҗалыкка җир бүлеп бирелгән. Анда да инде алты хуҗалыкта 40 кеше яши.  Шулай ук аны авыл дими, ни дисең?! Бу якларга су үткәрү өчен, бүгенге көндә проекты эшләнелә икән.  Янсыбыга бара торган юл өстендә калучы микрорайон да бер кечкенә авылны хәтерләтә. 

Җирлектә, уйлап карагыз әле, 80 урам бар! Шуның 70е Зур Кукмара авылына керә. Кар-бураннардан соң райондагы кайбер җирлек башлыклары кечкенә генә бер авылдагы үзәк урамның карын эттерергә техника таба алмаганда,  дүрт техника төнге сәгать бердә үк безнең җирлек урамнарын чистартырга кузгала. Илгизәр Сабирҗанов, Марсель Садыйков, Илшат Солтанов, Альмир Сәмигуллиннар көне-төне эшләсәләр эшлиләр, әмма халык  ялт иттереп куйган киң урамнардан иртәгесен эшкә китә. Хәтта иң ерактагы урамда бер генә кеше яши торган хуҗалыкларга кадәр юл ачыла бездә. Узган ел әнә карны читкә  сиптереп баручы агрегат алу да бу эшне азмы-күпме җиңеләйткән. Җирлектә тракторчы штаты юк, Ришат Рәфкать улының сүзен тыңлап, аны хөрмәт итеп башкарыла бу эшләр. Ә безнең җирлек башлыгын, күз тимәсен, бар халык хөрмәт итә.  
 
 - Туган авылымда бу вазыйфага керешүемә 7 ел, - дип сүзен башлады һәркем белән елмаеп сөйләшүче Ришат Хәнәфиев. – Иң беренче итеп, Зур Кукмара авылының зират коймасын тоту эшен дәвам иттек. Бу эш башланган, бүлеп бирелгән иде: бер атна – бер урам ир-атлары, икенче атнада икенче урамныкылар эшләде. Зиратның алгы ягы гына киртәдән, калган өлешенә сетка тотачакбыз, дигән булсалар да, иганәчеләр ярдәме белән арткы өлеше дә, 1,5 чакрым ара, калай коймалы булды. 

Белгәнебезчә, моңа кадәр авылларда җыелган үзара салым акчасы бер казанга туплана иде. Ә быел безнең авылда бу эшкә берникадәр үзгәреш кертелде: теләге булган һәр урам үзара салымны аерым-аерым җыйды.  Барлыгы 10 урам бу эштә катнашырга ризалык белдергән иде.  Әйтик, Яшьләр урамы халкы, берләшеп, 200 мең сум акча туплады. Ул дәүләттән 1 миллион сум булып кире кайтты, һәм бу акчага әлеге урамның 175 метрына асфальт җәелде. Лесная урамы халкының 400 мең сумлык акчасы үз урамнарында 2 миллион сумлык эш башкарырга мөмкинлек бирде. Майская урамында яшәүчеләр дә иганәчеләр ярдәме һәм үз мөмкинлекләре белән җыелган 450 мең сумлык акчага урамның 200 метр өлешенә  2 миллион 250 мең сумлык асфальт юл салдыра алдылар. Киләсе елга авылның Заречная, Киров, Тимер юл урамнарын да таш белән ремонтлап чыгу көтелә.

- 2022 елда җирлектә барлыгы 2240500 сум үзара салым акчасы җыелган иде. Ул дәүләттән 11 миллион 200 мең сумнан артыграк булып кире кайтты, - дип сүзен дәвам итә Ришат Хәнәфиев. - Бу акчаларның күбесе урамнарга асфальт, таш салуга китте. Жилой Рудниктагы Родниковая тыкрыгы, Сосновая урамына өлешчә таш салынды. Янсыбы, Иске Йорт авылларына 175әр мең сумлык таш җәелде. Жилой Рудникта бер ноктага янгынга каршы гидрант куйдыру колонка, шлангысы белән бергә 100 мең сумга төште. Су башнялары ремонтланды, буялды. Әйтик, Зур Кукмарадагы бу эшкә 125 мең сум акча тотылды. 150 мең сумга баганаларга яктырткычлар алдык, 400 мең сум тирәсе акча кар чистартуга китә. Сүз уңаеннан, әйтим әле: бүгенге көндә җирлектә 550 баганада яктырткыч бар. Шуның, күп булса, 3-4енең генә лампочкасы янгандыр. Авылдашларым - Зөфәр абый Исрафиловка, Фердинанд абый Вафинга, Альмир Басаевларга рәхмәт. Вакытында һәрберсен алыштырып, карап торалар. Жилой Рудниктагы Владимир Родыгин да су башняларының өзлексез эшләвен гел күз уңаенда тота.   

- Өстәл өстендәге дәфтәреңә язып куелган эш планнарының күбесе сызылдымы быел? – дип кызыксынам үзеннән. 

- 20 пункт иде анда,  - дип, гадәттәгечә елмая Ришат. – Аллага шөкер, күбесе үтәлде. “Кирпичный”дан башлап Зур Кукмараның аргы башына кадәр тротуар бар хәзер, аны кардан чистартуы авыррак булса да, җәяүлеләр өчен күңел тыныч. Авылда инеш аша чыгучы басмалар да эшләнелде. Бу вазыйфага билгеләнгәч тә, ел саен берәр чишмәне ремонтларга дип, үземә бурыч куйган идем. Җирлектә бүгенге көндә ташландык чишмә юк. Зур Кукмарадагы Сабантуй мәйданы янындагы бердәнбер ремонтланмаган чишмә калды. Биредәге стадион әйләнәсенә ут баганалары утыртып, анда чаңгы трассасы эшлисе, “Быргы” чишмәсеннән авылыбызның даны еракларга таралган ком каньонына менә торган итеп басмалар куясы, “Зур Кукмара” дигән хәрефләрне тау битенә урнаштырасы килә. Авылларда балалар мәйданчыклары  сорыйлар. Нинди генә планнар булса да, иң беренче чиратта, җирлек юлларын тәртипләп бетерү – иң зур бурыч. Федераль программа нигезендә Северный микрорайонына менеп китә торган  Каюм Насыйри урамына – 640 метр, Хөсәен Ямашев һәм Илһам Шакиров урамнарына өлешчә юл салыну да инде күптәнге мәсьәләне хәл итте. Янсыбы урамнарына җәю өчен, 345 тонна таш алып куелды. Җирлегебездә төбәгебез матур булсын дип янып яшәүчеләр күп. Эшмәкәрләр – Риф Шәмсетдинов һәм Илнур Сәмигуллин, Янсыбыдан Рөстәм Ганиев, Зур Кукмара егетләре – Динар Рәхимуллин, Руслан Нәбиев, Дамир Гаянов, Илфат Сәмигуллиннарны шушы исемлеккә кертер идем. Җирлек халкына да зур рәхмәт, аңлыйлар, күрәләр, тиешле вакытта ярдәм кулы сузалар. Әнә Зур Кукмарадан Люция апа һәм Илдар абый Арслановлар үзләре янындагы ерганакка бик матур итеп басма ясап куйганнар. Футбол өчен җан атып йөрүче Фәрит абый Сәйфетдинов, Илнур Фазыловлар булганда, әле җирлегебездә спорт уты сүнмәс. Авыл җирлекләре спартакиадасында алтынчы ел рәттән районда беренче урынны алуыбыз да безнең як халкының бердәмлеген күрсәтә. Әлбәттә, күңелне тынычсызландырып торган сораулар күп әле. Шул ук бәйсез этләр мәсьәләсе, Янсыбы авылының үзәк урамындагы юл, балалар бакчасын төзү, Зур Кукмара мәдәният йортының суык булуы... Әмма алары да хәл ителмәслек мәсьәләләр түгел. 
 


 
Җирлек башлыгыбыз: “Безнең төбәктә яшим дип яшәгән, кулына тотып эшләгән кешегә бөтен яктан да мөмкинлекләр күп. Буш вакытларда ял итәргә мәдәният йортлары, бездә һәм Кукмараның үзендә менә дигән спорт корылмалары бар.  Юк, дигән кешегә шаккатам. Инде биредәге тормыштан да зарлана икән, шәһәргә барып яшәсен”, - дигән иде. Әйе, дөрес сүзгә җавап юк.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев