Зур Кукмарадан баянчы Илгиз Зарипов гомере буе куяннар үрчетә
Концертлардан кайткач, яратып башкара торган шөгылем, үзе бер күңелле, ди ул. Юкәдән эшләнгән җылы абзарда куяннар саны 200гә, ә алдагы елларда 300гә кадәр җитә торган булган.
Азыкны минутына 120 тапкыр чәйни, ә курыкканда йөрәк тибеше минутына 325 тибүгә кадәр җитә... 2023 елның символы булган Куянның җир йөзендә 200дән артык төре исәпләнә.
Бакчада урнашкан куян оясы янына чыккач, аптырашта калдык. Ояда куяннарның әсәре дә юк. Качкан бит, диде Зур Кукмарадан Илгиз абый Зарипов. Шулчак күз алдыбызга ояның бер почмагына поскан, калтырап утырган куянкай килеп басты. Тик шигырьдә әйтелгәнчә, «кечкенә генә, бик йомшак кына, бик куркак кына» булмады бу...
Күп тә үтмәде, минем композитор куяным дип елмайды да оядан ак төстә, искиткеч матур, саллы гына куян өстерәп чыгарды ул. Шиншилла, соры великан, күбәләк токымнарын кушып ясалган төр бу, исемен үзем бирдем, диде. Гәүдәле булуына карамастан, озынколак кунакларны үз итәргә ашыкмады, хуҗасының куенына сыенды.
Кукмарабызның республика, Россия күләмендә танылган «Баламишкин» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Илгиз абый Зарипов гомере буе куяннар үрчетә. Концертлардан кайткач, яратып башкара торган шөгылем, үзе бер күңелле, ди ул. Юкәдән эшләнгән җылы абзарда куяннар саны 200гә, ә алдагы елларда 300гә кадәр җитә торган булган. Җилсез, ышык урында салкын вакытта да яхшы үрчиләр, диде хуҗа. Күпчелек йорт куяннары печән һәм яшелчәләр белән тукланалар, шуңа күрә печәнен, тозын, суын вакытында салырга кирәк. Моннан тыш, җиләк-җимешне дә үз итәләр. Үләннәр куяннарның ашказанына уңай йогынты ясый икән. Тик аны да чамасы белән генә саласы, таптап, әрәм генә итәләр. Тоз куймасаң, куян оя тактасын кимерергә дә күп сорамый.
Куяннарына азыкны җәйдән мул итеп хәзерләп калдыра ул. Хәзерге вакытта кайбер кешеләр бәрәңге бакчасының яртысына люцерна чәчәргә гадәтләнгән, алар аны бик урырга ашыкмый, ә миңа бөртеге дә кадерле, ди композитор. Печән өлгергәч чакыралар да, мин җыеп алам. Шулай булгач, куян үрчетүнең бер авырлыгы да юк. Бары тик эшеңне күңел итеп, яратып башкарырга гына кирәк. Тик шунысы бар: бүгенге көндә куян тиресенә ихтыяҗ юк. Элек аннан җылы бияләйләр, туннар, бүрекләр тегәләр иде.
Абзарда озынколакларны үрчетер өчен махсус балалату урыны да бар. Бер атнадан тагын артырга җыеналар. Куяннарның төрле холыклысы була, дип елмайды Илгиз абый. Имезгән чорда ана куян балаларына кагылганны яратмый, бу очракта имезүдән дә туктарга мөмкин.
«Куян итен сораучылар шактый күп. Казаннан да кайтып алалар. Бер куяннан 2-4 килограммга кадәр чиста ит чыгарга мөмкин. Бигрәк тә аллергия белән интегүчеләр, йөрәк, ашказаны авыртучылар еш мөрәҗәгать итә. Куян итеннән “тушенкалар” бик тәмле. Бергә эшләүче хезмәттәшләремне дә сыйлыйм», - диде ул.
Хуҗадан куян асрау белән бәйле кызыклы хатирәләр юкмы дип тә кызыксындык.
«1990 еллар башында булган бер хәлне сөйлисем килә. Без, дүрт дус, куянны капчыкка салып, табигать кочагына юл тоттык. Бик матур гына бер аланга барып урнаштык. Шулчак бер дустым: “Әйдә, куянны иреккә җибәрик, аннары куып тотсак кызыграк булыр”, - диде. Капчыктан чыгардык, китте озынколак болын буйлап, рәхәтләнеп чаба, печән ашый. Без, учак ягып, казанны элдек тә суган-бәрәңгеләрне әзерләргә тотындык. Менә куянны аулар вакыт та житте. Дүртебез дүрт яктан әйләндереп алдык, тотарга маташабыз. Ә куянкай бирешми, агач араларына кереп кача, тирә-юньне өйрәнеп, җайлашырга да өлгергән бу. Куа торгач, тирләп-пешеп, тәмам хәлдән тайдык. Ике сәгатьләп куганбыздыр, эләктерә алмадык. Учаклар сүнеп, казанда сулар кайнап беткән иде. Шулай итеп, куян шулпасы ашый алмадык. Эх, шунда куянны иреккә җибәрик, дигән дусны тотып сүгәрдәй булдык инде», - дип елмайды Илгиз абый.
Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев