Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадагы 1672 санлы сайлау участогында сайлаулар тыныч үтә

21 егет-кыз сайлауларда быел беренче тапкыр катнаша

Зур Кукмара авылының күпфункцияле үзәгендә урнашкан 1672 санлы сайлау участогы иртәнге сәгать сигездә эшли башлады. Илебез Президентын сайлауларда  тавышын бирергә иң беренче булып Рудник авылында яшәүче Гөлүсә Шәрипова килгән. “Шөкер, куәтле дәүләттә яшибез.Тормышыбыздан бик канәгать. Алга таба да шулай яшәргә язсын”, - ди ул.

Бу сайлау участогында дүрт авыл – Жилой Рудник, Янсыбы, Иске Йорт һәм Зур Кукмараның бер өлешендә яшәүче барлыгы 908 сайлаучы теркәлгән. Халык бүген биредән өзелми, гаиләләре белән дә килүчеләр бар. Кешеләр бер-берсе белән елмаеп исәнләшәләр, хәл-әхвәл белешәләр, күңелләре көр. Бәйрәм рухы өстәп, урамнарга дәртле җыр-музыка агыла. Затлы машиналарда килеп туктаучылар да күп, бу җитеш тормышның чагылышы булып тора. Участок сайлау комиссиясе рәисе Рузия Хәнәфиеваның әйтүенә караганда,  14.00 сәгатькә сайлаучыларның инде 61 проценты, ягъни 556 кеше тавыш биргән. 18 яшен тутырган 21 егет-кыз сайлауларда быел беренче тапкыр катнаша.

Бернинди тәртип бозулар юк, сайлаулар тыныч үтә, ди  Рузия Хәнәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев