Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара мәктәбенә - 50 яшь

Мәктәп тарихына күз салсак, дөньяви белем бирү 1920-1930 елларда ук башлана. Бу эшне авылыбызның беренче мөгаллиме Кави абый Фәйзрахманов башлап җибәрә.


50 ел... Аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ ярты гасыр. Күптән түгел туган мәктәбем күркәм юбилеен бәйрәм итте.

Мәктәп – һәркем күңелендә кабатланмас матур хисләр, тирән истәлекләр калдыра торган иң гүзәл чор. Еллар үткән саен, күңелне канатландырып, кабат-кабат искә төшә торган гаҗәеп истәлекләре белән матур ул. 1 февраль көнне  Мияссәр Мансуров исемендәге Зур Кукмара урта мәктәбе диварлары үзенең якты истәлекләре белән гөрләп торды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган, кайчандыр үзенең күңелле балачагын шушы бинада үткәргән укучыларның бераз уйчан да, шул ук вакытта якты моң белән тулган күзләрендә канәгатьлек хисләре тою күңелне шатландырды.

Тантаналы өлеш башланганчы, бәйрәмгә килүчеләр мәктәп диварларында урнаштырылган төрле елларда төшкән истәлекле фотосурәтләр, мәктәп тарихы, укытучыларның һәм укучыларның иҗади эшләре белән таныштылар. Бүгенге көндә биредә ике музей эшләп килә. Берсе – “Туган якны өйрәнү” музее, икенчесе – Мияссәр Мансур улының якты истәлегенә багышланган музей. Кунаклар шушы истәлекле музейларда булып, үзләренең матур теләкләрен тәкъдимнәр китабына язып калдырды. 

Менә бәйрәмнең тантаналы өлеше дә башланып китте. Мәктәбебез үзенең төрле якларга сибелгән газиз балаларын туган нигезенә сыендырды. Сагыну, күрешү хисләренең никадәр кадерле, дулкынландыргыч булуын тойган кунаклар бу мизгелне зарыгып көткәндер. Директор Илфат Тимергалиев һәркемне олы юбилей белән котлап, үзенең тирән рәхмәт хисләрен җиткерде. Кичәгә районыбызның хөрмәтле кешеләре, бик күп кунаклар чакырылган иде. Район Башкарма комитеты урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров мәктәбебез тарихында чагылган иң матур, иң истәлекле елларны күңелендә яңартып, белем йортыбызның районда гына түгел, республикада да үзенең дәрәҗәсен югалтмыйча, бик күркәм эшләре белән сокландыруын исбатлады. 

Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев та – мәктәбебез укучысы. Ягымлы елмаюы, җылы сүзләре белән һәрвакыт безне канатландырып торучы шәхес ул. Бәйрәм кичендә ул да күңелендә сакланган кадерле истәлекләре белән уртаклашты.

Мәктәп тарихына күз салсак, дөньяви белем бирү 1920-1930 елларда ук башлана. Бу эшне авылыбызның беренче мөгаллиме Кави абый Фәйзрахманов башлап җибәрә. 1929-30 уку елында яңа ачылган башлангыч мәктәп беренче укучыларын үзенә дәшә. Бу елларда намус белән хезмәт куйган мөгаллимәләр Асия Ягъфәрова, Мәрьям Фәйзрахманова, Елизавета Башаева, Нурзидә Шәрәфиева, Саймә Хөсәеноваларны санап китми мөмкин түгел, чөнки аларның тынгысыз хезмәте мәктәбебезнең чишмә башын хәтерләтә. 1959-70 еллар эчендә башлангыч мәктәп директорлары булып эшләгән Саймә Хөсәенова, Гайшә Шәрәфиеваларның да фидакарь хезмәте мәктәп тарихы битләрендә кадерле истәлек булып саклана. Гайшә Шәрәфиева, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, мәктәпнең хөрмәткә лаек укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Риза Галин, күркәм бәйрәм белән котлап, йөрәк түреннән чыккан кайнар сәламнәрен видеоязма аша җиткерделәр. 

Шул елларда тирән белемле укытучылардан сабак алган, тормышта үз урыннарын тапкан, төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, мактауга лаек шәхесләребез  Нурсил Галиев, Мансур Кәрамов, Габдрахман Һадиев, Марсель Хисмәтуллин, Райнур Рәхимуллиннарны аерым атап китәсе килә. Шуларның кайберләре кичәдә катнашты. Аларның эчтәлекле чыгышлары шул елларның кайтавазы булып яңгырады.

Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра,
Киләчәккә юлы сызыла.

Чыннан да, тарих кабатлана, күпме шәкертләрен үзендә тәрбияләп, олы юлга чыгара ул мәктәп. Сигезьеллык мәктәп 1970-71 уку елын 320 укучысы белән башлап җибәрә. Аның директоры итеп Бөек Ватан сугышы ветераны, тәҗрибәле мөгаллим Шәриф Мөлеков билгеләнә. 1970-1986 елларда сигезьеллык мәктәпне 780 укучы тәмамлый. Ә 1986 елда белем йорты урта мәктәп статусы ала.

Мәктәпнең 50 еллык тарихын үз эченә алган чорда зур, җаваплы хезмәтне үз җилкәләрендә татыган, матур эшләре белән аның данын саклап калган хөрмәткә лаек директорларыбызны ихтирам белән искә алмый мөмкин түгел. Менә алар: Шәриф Мөлеков (1970-1981), Фәнил Закиров (1981-1988), Айрис Йөзмөхәммәтов (1988-1990), Мидхәт Фәизов (1990-2010), Габит Нәҗипов (2010-2019), Илфат Тимергалиев (2019 елдан башлап эшли). Мидхәт Фәизов үзе эшләгән елларда ирешкән нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул чорда, ягъни 2004 елда мәктәп Каюм Насыйри премиясенә лаек булды. 2008 елда инновацион программалар белән эшләү буенча башка мәктәпләр арасында иң яхшысы дип табылып, 1 миллион сумлык грант та отты. 

Шулай ук укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкарган шәхесләрне дә атау мөһим. Риза Галин, Рафил Шаһимәрданов, Зәйтүнә Гаязова, Людмила Туктамышева, Фаил Хәбибуллин, Илфат Тимергалиев, Рузия Хәнәфиевалар – мәктәп тормышында чагылган вакыйгаларның үзәгендә булган кешеләр. Зәйтүнә Фәсәх кызы да үзенең укучылары белән горурлану хисләрен белдерде. Ирексездән күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең гыйбрәтле сүзләре искә төште. “Белем орлыклары чәчегез, бәхет орлыклары җыярсыз”, - ди ул. Мондый сүзләрне үз эшенең нәтиҗәсен күргәннәргә карата гына әйтеп буладыр. Зәйтүнә Гаязова да үз эшеннән тәм табып эшләүче шәхесләрнең берсе булды.

География фәненнән белем бирүче Тәнзилә Әхтәмова – мәктәбебездә иң озак еллар эшләүче укытучыларның берсе. Ничә буын укучыларын шушы мәктәп залында күрү – остаз өчен, әлбәттә, зур сөенеч. Күңел түрендә сакланган хатирәләрне искә алу, укучыларының тормышта үз урыннарын табуы, бергә эшләгән хезмәттәшләренең зур ихтирамын тою укытучы хезмәтенең никадәр фидакарь булуын күрсәтә.

Газиз мәктәбеннән аерылса да,
Күңеле белән анда кала ул.
Укытучы яшен сорамагыз,
Мәктәп яшендәге бала ул.

Мәктәбебезнең 50 еллык юбилее уңаеннан, хөрмәтле ветеран мөгаллимнәрне әлеге якты, матур залда күрүдән күзләргә сагыну катнаш шатлык яшьләре тула. Еллар дәвамында намус белән хезмәттәшлек итеп, үз вакытында лаеклы ялга киткән ветераннарыбызны хөрмәтләп, сәхнә түренә дәшү аеруча күңелле булды. Туган тел укытучылары Римма Гыйлаева, Ольга Галәветдинова, китапханәче Әлфия Йөзмөхәммәтова, рус теле укытучылары Роза Нигъмәтҗанова, Валентина Хәйретдинова, Мәдинә Галиева, Зөбәйдә Идиатуллина, Альмира Муллахаҗиева, Рафил Шаһимәрдановлар мәктәбебезне сагынып килгәннәр. Әлбәттә, без дә сагынабыз. Алар һәрвакыт зур уңышларга этәреп, акыллы киңәшләрен биреп тора.

Истәлекле кичәдә төрле елларда мәктәбебездә эшләгән, кызганычка каршы, бүгенге көндә арабызда булмаган директорлар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, укучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Авыр туфраклары җиңел, караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмахта булсын.

Бүгенге көндә өлкән буын мөгаллимнәребезнең фидакарь эшен дәвам итүче 34 укытучы һәм тәрбияче хезмәт куя. Зур Кукмара мәктәбен тәмамлап, бирегә эшкә кайткан укытучылар да бар.

Кичә матур җырлар, күңелле, дәртле биюләр белән дәвам иткән арада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларның кабатланмас фикерләрен ишетү, җанга уелып кала торган матур теләкләрен тыңлау бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Өлкән буын белән яшь буын арасында сузылган күперләрнең нык булуын, буыннар бәйләнеше өзелмәүне тойдык.

Мәктәбебез шундый матур җиргә урнашкан. Ераклардан дәшеп торучы ап-ак каеннары, язлар җитсә, яшеллеккә күмелә торган алмагач бакчасы белән җанга якын ул. Мәктәпнең 50 еллык бәйрәм кичәсенә килгән һәркем күңелләренә шифа, җаннарына рухи азык алып киткәндер. Тарихи истәлекләргә, күренекле шәхесләргә бай булган мәктәпнең даны онытылмасын, аның тагын олуг юбилейларын каршыларга насыйп булсын иде дигән теләктә калам.

 

Рәсимә МИНҺАҖЕВА (ГАЗИЗУЛЛИНА):

Кеше бу тормышта кем генә булмасын: гади эшчеме ул, әллә зур уңышларга ирешкән профессормы, югары даирәдәге министрмы – үзенең дәрәҗәсе өчен белем серләренә төшендергән укытучысына да бурычлы. Мөгаллим – җәмгыятьтә хөрмәткә лаеклы кешеләрнең берсе.
Сагындыра шул мәктәп еллары... 7 сыйныфта мәктәбебез кунагы – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевны пионерга алып, кызыл галстук бәйләдек. Без укыганда тантаналы линейкаларда алдынгы отрядка Күчмә кубок, башлангыч сыйныфларда Күчмә вымпел тапшырыла иде. Пионер дружинасына Бөек Ватан сугышы генералы Гани Сафиуллин исемен алу өчен ел буе тырышып укыдык, мәктәп тормышында актив катнаштык. Хәрбиләр кебек ант биреп, дружинаның Кызыл Байрагын кабул итүем бүгенгедәй күз алдымда.
Зур Кукмара мәктәбендә бергә белем алган сыйныфташларны, хезмәттәшләрне, остазларны сагыну безне юбилей кичәсендә кабаттан бергә җыйды. Дистә еллар узса да, иң якты хатирәләр – һәрчак йөрәк түрендә яшәгән рәхмәт сүзләре ул. Белем йортының ярты гасырлык эшчәнлеге турында бай, эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Мәктәп, тәрбия эшенә өлеш керткән бер генә кеше дә онытылмады, һәрберсен атап, фотолары экранда күрсәтелде. Бәйрәмдә Мидхәт Фәизовның: “Мөгаллимнең укучысы үзеннән уздыра икән, димәк, ул яхшы мөгаллим булган дип горурланам”, - дип, мәктәбебез горурлыгы булган укучыларны санап үтүе дә бик урынлы булды. Юбилей тантанасы җыр-биюләр, матур чыгышларга мул иде. Алга таба да балаларның шат тавышлары яңгырап торсын. Ак юл сиңа, мәктәбем!
 

Рузия ГАДЕЛШИНА, 
туган тел укытучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев