Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылыннан Суфия Сәйфетдинова: Авырулар да, дарулар да күбәйде

Суфия апа Кукмарадагы даруханәләрнең берсендә провизор булып эшли. Аның хезмәт стажы 39 елга җыела.

«Кечкенә чагымда безнең өйгә чегәннәр кергән. Шул вакытта берсе, миңа төртеп күрсәтеп, әнигә: “Бу кызың гомер буе укыр”, - дигән. Бу турыда әле генә уйланам, чыннан да, шулай булды бит, үземне белгәннән бирле укыйм», - диде Зур Кукмара авылыннан Суфия апа Сәйфетдинова.

Суфия апа Кукмарадагы даруханәләрнең берсендә провизор булып эшли. Аның хезмәт стажы 39 елга җыела. Ул - үз эшенең остасы, фармацевтика буенча алган ике кызыл дипломына тап төшермичә, әле дә халыкка хезмәт итүен дәвам итә. 

«Хыялым тарих укытучысы булу иде, әмма укырга керә алмам дип уйладым. Ә бу һөнәргә очраклы гына килдем, дөресрәге, иптәш кызым Зөбәрҗәткә ияреп, фармацевтика училищесына киттем. Анда шулхәтле төпле белем бирделәр, аннан соң институтта “җырлап” укыдым. Әлеге һөнәрне сайлаганга үкенгәнем булмады, балалар үстергәндә файдасы күп тиде, хәзер оныкларга ярдәм итәргә тырышам. Даруханәгә килгән кешеләргә дә чын күңелемнән булышам, киңәшләремне дә кызганмыйм», - дип, яшьлек елларын искә алды яңа танышым.

1983 елны яшь белгеч хезмәт юлын Кукмара үзәк даруханәсендә башлап җибәрә. Бу яңа бинаның ачылган вакытлары була. Хәзер генә алар чат саен, ул елларны даруханәләр Кукмараның Ленин, Нур Баян һәм Вахит урамнарында, районда исә Лубян, Нырты, Ядегәр һәм Зур Сәрдек авылларында гына була.

«Без районга эшкә сигез белгеч кайттык: өчебез - югары белемле провизор, бишебез - фармацевт. Гомумән, ул чакта даруханәләр системасында җитмешләп кеше хезмәт куйды, ә безнең коллективта 40лап кеше булгандыр: дарулар ясаучы, аны тикшерүче, хисапчы, сатучылар... Даруханәләрнең бик көчле вакыты иде. Күп оешмаларда сәламәтлек кабинетлары эшләде, без аларны дарулар белән тәэмин итеп тордык. Җитәкчебез Валентина Курочкина  белән килешеп эшләдек. Үзебезнең ансамбльне оештырдык. Ап-ак күлмәкләр тектергән әле дә истә. Авылларга чыгып, концертлар куеп йөрдек. Шул вакытта Валентина Дмитриевна халык алдында хисап тота, без исә халыкка дарулар сата идек. Бу вакытларны сагынып сөйләргә генә калды», – диде Суфия апа.

Суфия апа үзәк даруханәдә 25 ел хезмәт куя. Нинди эш бар, берсеннән дә читтә калмый. Дарулар ясаганда миллиграммнар белән эш итәргә туры килә. Төгәллек, саннар дөньясы – минем мохит, ди ул, бар җирдә тәртип, чисталык булырга тиеш. Алга таба аны шәхси даруханәләрнең берсенә мөдир итеп чакыралар. Анда унбиш елга якын гомер сизелми генә үтеп китә. Суфия апаның бүгенге эш урыны – өченчесе.

«Авырулар да, дарулар да күбәйде. Көне буе аяк өстендә эшлибез, әмма кешеләрнең рәхмәт сүзләрен ишеткәч рәхәт булып китә. Элек җәй көне даруханәгә берән-сәрән генә кеше керә иде. Анысы да - аллергиягә каршы дару сорап килүчеләр. Хәзер исә аллергия, суык тиюнең ел әйләнәсе беткәне юк. Дарулар бик күп, җитештерүчеләр дә төрле, гел укырга, өйрәнергә туры килә. Ярый әле өйдәге эшләрдә булышырга тормыш иптәшем бар», - диде ул. 

Фото: Ризлә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев