Зур Кукмара авылыннан 11 яшьлек Рөстәм Кондратьев блиндаж шәмнәре ясый
Рөстәмнең күңелендә махсус хәрби операциядәге солдатларга кулыннан килгәнчә ярдәм итү теләге октябрь аенда ук уяна.
Ул вакытта Зур Кукмара урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар, «Блиндаж шәмнәре» Бөтенроссия акциясенә кушылып, шәмнәр ясыйлар. Әмма мәктәпнең 5А сыйныфы укучысы Рөстәм Кондратьев авырып торганлыктан укырга килми һәм әлеге акциядә катнаша алмый.
...Беркөнне, кышкы каникулдан соң, мәктәптә эшләүче әнисенә ул: «Урамда төтен исе бар, нинди ис икән?» — дип шалтырата. Дәресләре тәмамлангач, өйгә кайтып киткән улының башка вакытта бер дә алай хәбәргә чыкканы булмагач, Гөлүсә өенә ашыга. Чыннан да, ишегалдында ят исне сизә әни кеше. Төпченә торгач, 11 яшьлек улының өйдә булган сабын кисәкләрен эретеп, махсус хәрби операциядәге солдатларга блиндаж шәме ясап карарга тырышканын белә. Рөстәм бакча артларындагы кар көртеннән сабын эреткән тимер савытны да тартып чыгара.
Алда язылган сүзләр — әйтергә теләгән фикеремнең кереш өлеше генә. Улларының бүгенге көн өчен кирәкле шундый гамәле өчен Кондратьевлар, әлбәттә, Рөстәмне ачуланып, берни дә әйтмиләр. Киресенчә, интернеттан видеоролик карап, үзләре шәм ясарга өйрәнәләр.
— Интернет-кибет аша 3 килограмм парафинга заказ биргән идек. Ул тиз генә кайтмады, тоткарланды, — ди Гөлүсә ханым. — Шуннан соң улым белән якын-тирәдәге кибетләргә барып, шәмнәр җыеп чыктык. Әмма алар бик аз күләмгә генә җитте. Рөстәм, мәктәбебез белән янәшә генә булган «Гараж» төркеменә барып, Илдар Садретдиновтан 5 килограмм гына парафин бирә алмассызмы икән дип сорап, аннан алып кайтты. Анысын да инде эшләп куйды. Тагын да бирерсез әле дип үтенде. Интернет-кибеткә заказ ясаган идек бит, анысы да кайтып җитеп, 3 килограмм парафиннан шәмнәр ясады. Бер кат дәрескә әзерләнеп, өй эшләрен тәмамлаганнан соң, төнге сәгать 10нарга кадәр эшләп утыра ул.
Рөстәм үзе бик ачык күңелле кеше булса да, бу очракта күп сөйләшми.
— Мин бит аны реклама өчен ясамыйм, кышкы салкында окопта яткан солдат абыйларыбызны күз алдына китереп, аларны кызганып, аз гына булса да ярдәмем тисен, дим, — диде.
«Рөстәм, чыннан да, бик ярдәмчел, киң күңелле укучыбыз ул безнең. Һәрчак көченнән килгәнчә булышырга гына тора», — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Нургалиева да.
Рөстәм кибеттән кәгазь тартмаларны үзе җыеп алып кайта, үзе идәнгә утырып, калай консерв банкаларының үлчәменә туры китереп, тырыша-тырыша кисә, парафинны иске чәйнеккә тутырып, сулы савытка эрергә куя. Әнисе бары тик газ өстеннән кайнар чәйнекне алып бирергә генә булыша икән.
Калай консерв банкаларын Рөстәмгә иптәшләре алып килсә, бер өлешен әбиләре юнәлткән, шулай ук әтисе Валерий да табып биргән. «Улым суыткычны да бушатты», — ди әнисе, елмаеп.
Рөстәм, гомумән, бер эштән дә тартынып тормый, барысын да эшли, — ди әнисе, сүзен дәвам итеп. — Мәктәптә дә 4-5ле билгеләренә укый. Дуслары да күп, хөрмәт итәләр. Биология фәне белән бик кызыксына. Әтисеннән микроскоп та алдырды әле.
Үз иленең чын патриоты булган Рөстәмгә «Гараж» төркеме инде 15 килограмм парафин биргән. Бүгенге көнгә ул эреле-ваклы калай конвервылардан 53 данә блиндаж шәме ясаган. Бу әле соңгы сан түгел. Ул хәзер калай банкалар туплау белән мәшгуль.
Рөстәмнең әлеге гамәле яшьтәшләре өчен генә түгел, вакытын ничек үткәрергә белмәгән күпләр өчен үрнәк. Алай гына да түгел, күңелендә йөртеп тә, көндәлек эшләрен бер читкә куеп, тәвәккәлли алмаучыларга да үрнәк.
Рөстәм кебек егетләребез үсеп килгәндә, тылыбызның нык булуына зур ышаныч бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев