Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зур Кукмара авылында яшәүче Васыйл Әхтәмов: Тырнак белән аз гына батырып карап, бөтен агачны да аерам

    Останың цехында егермегә якын төрле станок эшли, шуларның барысын да диярлек (өчесе генә заводта ясалган) Васыйл абый үз куллары белән корган.

    Васыйл абыйның цехына килеп керүгә үк, хатын-кыз затыннан булсам да, иң элек хезмәтенең никадәр камилләшкәненә, уңайлы итеп көйләнгәненә сокландым. “Алтын” куллылар гына һәр нәрсәне аның кебек уйлап, җиренә җиткереп башкара ала шул. Ә андыйлар сирәк, районда берничә генә, хәтта юк дип тә әйтергә була.
    Зур Кукмара авылында яшәүче Васыйл абый Әхтәмовның исеме халык теленә ерак 1992 елларда килеп керә. Районда, иң беренчеләрдән булып, фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрә -  игенчелек өлкәсен сайлый. Әңгәмәбез башында иң элек ул елларны искә төшердек:
    - Фермерлык эше белән 13 ел чамасы шөгыльләндем, 2005 елда туктаттым. Ашлык иктем, бәрәңге үстердем, - дип сүзен башлады авылдашым. – 13,5 гектар җирем бар иде, төп керем дә бәрәңгедән булды. Ашлык уңышы аның кадәр чыкмады, ә бәрәңге ел саен уңды: 70әр тонна саттым. Ә бер елгы бик “әшәке” корылыкта ашлык та, бәрәңге дә үсмәде. Игеннәр 4-5 центнер гына уңыш бирде, комбайнны хәтта басуга кертәсе дә калмаган. Миллионер була алмасам да, заманына күрә яхшы эшләдем. Эшли башлагач та, бәрәңгене әзерләүләр конторасы, ашлыкны элеватор ала иде. 90нчы еллар ахырында акча бирмәгәч, бартерга эшләдек. Дәүләт тарафыннан сатып-алу көйләнелмәгәнлектән, районнан берничә фермер бергәләп, Казан базарына барып, бәрәңге саттык. Кыйммәт бәядән бирмәгәч, ашлыкны авыл халкы алып бетереп килде. Өч трактор, йөк машиналары, тагылма прицеплар, җир эшкәртү җайланмаларым бар иде. Үзеңдә булмаса, кешедән сорап йөрүе җайсыз бит ул. Комбайным гына юк иде. Ул чактагы колхоз рәисләре Марат Галиев, Нургаян Йөзмөхәммәтовлар белән бик килешеп эшләдек, мин тракторлар белән хуҗалыкка булышсам, хуҗалык комбайны ашлыгымны сугып бирде. Җиңел түгел ул җир эше. Туйдым гына түгел, артыгы белән туйдым. Игенчелек – җәйге сезон эше бит ул, ә кыш көне тик ятып булмый. Әти агач остасы иде. Малай вакытта ук мине тәрәзә рамнары ясарга өйрәтте. Иң яраткан шөгылем агач эше булганлыктан, тормышымны ул юнәлештә дәвам итәргә уйладым.

    Шулай итеп, Васыйл абый йорт каршындагы, элек техника белән тулы булган  24 метрга 12 метрлы зур ангарын агач эшкәртү цехына әверелдерә. Авылдашлары тарафыннан үзара сөйләшкәндә аңлашырга җайлы булсын өчен, Васыйл исеменә кушылган фермер сүзенә пилорама дигәне дә өстәлә. Чөнки цехына, иң беренче итеп, Америкада ясалган, эшләү өчен бик уңайлы, бар эше автоматлаштырылган өр-яңа пилорама алып кайтып урнаштыра ул. Юри генә исәпләп карадым, әлеге техникага 24 “яшь” икән инде. Күз тимәсен, әле бүген дә сәгать кебек эшли ул. “Хәзерге  бәя белән исәпләгәндә миллион ярым сумга төште, 20 мең долларга алган идем, өч ел эчендә үзен аклады ул”, - ди хуҗасы.
    Васыйл абый башка пилорамаларга сыймый торган, утынга китәсе юан агачларны үз бәясенә сатып алып, чыршы, күбрәк нарат агачларын ярдырып, тышлау такталары (обшивка) ясый башлый. Район халкыннан гына түгел, хәтта республиканың күренекле җитәкчеләреннән дә йорт, дача өйләрен тышларга такталарга сорау зур була. “Җитешкән, чын наратлардан ясалган такталар бик матур чыга иде, - ди Васыйл абый. - Шәхси кешеләргә наряд белән урманнан агачлар  бирелми башлагач, такталар ясаудан башка әйбергә күчтем”.

    Останың цехында егермегә якын төрле станок эшли. Һәм шуларның барысын да диярлек (өчесе генә заводта ясалган) Васыйл абый үз куллары белән корган. Һәрберсе турында сөйләп, таныштырып та чыкты. Аларның берсен дә тышкы кыяфәтләре буенча заводныкыннан аерырлык түгел. Һәм һәрберсе, эш процессын җиңеләйтеп, сыйфатлы продукция ясар өчен көйләнелгән. Шәхсән үземне “копировка” дигәне шаккатырды. Әйтик, итек өчен калыпның үрнәге станокның бер җиренә урнаштырыла да, ул нәкъ шундый итеп икенчене ясап та чыгара икән.
    - Әйе, беркаян да карамыйча, үзем уйлап таптым, - ди Васыйл абый, гаҗәпләнүемне күреп. -  Дөрес, зур мебель фабрикаларында бар андыйлар. Әмма алар бик кыйммәт һәм берьюлы берничә детальне ясый. Ә минеке гади, һәм ул якынча 30-40 мең сумга төште. Бу станок эшләгәндә мин башкасын карый торам. Әйтик, баскыч култыксаларының кечкенәсен ул - 15, зурысын 20 минутта эшләп бирә. Ә шәп идеяләр, станокларның схемалары күңелгә йокларга яткач килә, онытмас өчен шунда ук кәгазьгә теркәп куям.
    - Васыйл абый, күзегезне йомган килеш, кайсы агач материалы икәнен тотып карау белән аера аласызмы? - дип тә кызыксынам.
    - Әйе, тырнак белән аз гына батырып карап, бөтен агачны да аерам, - ди, елмаеп.  
    Соңгы елларда ул күбрәк каен һәм имән агачлары белән эшли икән. “Каеннан ясалган итек калыпларына сорау зур. Калыпларны юкәдән кулдан да ясап була, ә каенны алай гына җиңеп булмый. Ә юкә калыбы эсседә һәм юештә тиз туза. Райондагы барлык ипи лотоклары да – минем хезмәтем, ылыслы агачларның сагызы акканлыктан, каеннан эшләдем. Әмма минем өчен иң зур фаворит – имән. Бәясе кыйммәт булса да, эшләргә җайлы, әйбәт шомартыла, сагызы булмагач, “шкурка”ны да тыгылдырмый”, - ди ул.

    Реклама

    Әлбәттә, бер язмада гына Васыйл абыйның хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Чөнки ул һәр станогы, агач материаллары, аларның үзенчәлекләре турында шулкадәр мавыктыргыч, яратып сөйли. Цехта тәртип, аунап яткан бер агач кисәген дә  күрмәссең. Ә станоклардан чыккан пычкы чүбе  махсус торбалар аша шунда ук ангар янәшәсендәге корылмага җыелып бара.
    - Заказларның артыгын алмыйм, дөнья куасы юк. Рухи канәгатьлек өчен эшлим, күңелемә искиткеч рәхәтлек бирә,  - диде ул. - Диванда телевизор каршында утырганчы, көне буе, кичке сәгать 9ларга кадәр шушында мин. Улыбыз Ирек тә кайвакытта минем янда кайнаша. Кулыннан килә, үзенә кирәкле әйберне эшләп ала.

    Димәк, оста кулның хезмәт чылбыры еллар үткәч тә өзелмәячәк әле

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: