Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылында яшәүче Гөлия Мөбарәкшина: «Мин — бәхетле әни, бәхетле әби!»

Зур Кукмара авылында яшәүче, тормышында бик күп сынаулар аша үткән Гөлия ханым Мөбарәкшина үзе турында: «Мин — бәхетле әни, бәхетле әби!» — дип сөенеп әйтә ала. Әниләре өчен өзелеп торучы өч кызы, кияүләре, биш оныгы бар аның.

Гөлия Мөбарәкшина Байлангар авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Арча районындагы уку йортларының берсендә кибетче һөнәрен үзләштерә дә күп еллар әлеге өлкәдә хезмәт куя. 

«Тормыш иптәшем Хәмит белән 1991 елда гаилә кордык. Бер-бер артлы кызларыбыз дөньяга аваз салды. Иң элек — Энҗене, аннары Диләрәне, ә өченчегә Динәне алып кайттык. Ирем акыллы, эшчән, алтын куллы булды, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмады, тәмәке тартмады, гомере буе балалар өчен дип яшәде. Иң элек район газ оешмасында эшләде, аннары "шабашка"ларга йөрде. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, мохтаҗлыкның нәрсә икәнен беркайчан белмәдек. Тик менә көннәрдән беркөнне тормыш касәбезнең бер чите кителер дип, кем уйлаган?! 50 яше тулып, берничә көн узганнан соң, 2019 елда Хәмитем йөрәк авыруыннан мәңгелеккә күзләрен йомды. Болын кадәр өйдә үземне кая куярга белми бәргәләнгән көннәрдә туганнар, балаларым төп терәк, юаныч булды. Хәзер дә алар оныклар белән гөрләшеп ишектән килеп керүгә, өебез тагын да ямьләнеп киткәндәй була», — ди Гөлия ханым.

Язмам героеның ике кызы да — тормышта. Бүгенге көндә алар кечкенә балалары белән декрет ялында.

«Кызлар кияүгә чыккач, Яр Чаллы шәһәрендә төпләнсәләр дә, әтиләре вафат булганнан соң, үзебезнең районга кайттылар. Энҗе хәзерге вакытта гаиләсе белән Байлангардагы әби-бабай йортында яши, ә Диләрәләр Сазтамакта яңа өй салдылар. Берсенең — ике кызы, икенчесенең өч улы бар. Иптәшем белән балаларны тәүфыйклы, инсафлы итеп үстергәнгә, тиешле тәрбия бирә алганга сөенеп бетә алмыйм. Кияүләр дә бик хөрмәт итәләр, бар эштә булышалар», — ди ул.

Мөбарәкшиннарның өченче кызлары Динәне әнисе 37 яшендә дөньяга китерә.

«Яшең дә бара дип, мине бәби табу өчен Казан дәваханәсенә җибәрделәр. Кесарев кисеме белән дөньяга килгән сабыема тугач та, „Даун синдромы“ диагнозы куелды. Бу турыда ишеткәч, табиблар җиткергән хәбәрне кабул итәргә, югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә гаиләм ярдәмгә килде. Хәмитем: „Динә авыру бала түгел. Аны ничек бар, шулай кабул итик“, — диде. Кызлар да, мөлдерәп тулган күзләремнең яшен сөртеп, икесе ике яктан кочаклап алды. Ул чагында Энҗегә — 17 яшь, 11нче сыйныфта укый иде. Шул елны мәктәпне тәмамлап, Казан медицина көллиятенә укырга керде. 12 яшьлек Диләрә белән төпчек кызыбызны гел бергә карадык. Динә 1,3 яшьтә тәпи китте, 2 яше тулганда, „әни“, „әти“ дип, беренче сүзләрен әйтте. Сигез яшенә кадәр балалар бакчасына йөрттек. Анда да, мәктәптә укый башлагач та, беркемнең кызыбызны кыерсытканын, авыру дип караганын хәтерләмим. Аягы белән проблемалар башлангач, өченче сыйныфтан өйдә торып укуга күчтек. Биюгә бик яратып йөргән иде, аны да туктатырга туры килде. Хәзер инде, шөкер, Динәгә 15 яшь. Бар эшне дә башкара: идән дә юа, ашарга да пешерә, кибеткә йөрү, гөлләргә су сибү, яфракларының тузанын сөртү дә аның өстендә. Районның „Шәфкать“ тернәкләндерү үзәгендә ел саен берничә тапкыр тернәкләнү курслары алабыз. Быел кул эшләре остаханәсенә йөри башлады. Анда тегү машинасында эшләргә өйрәнә. Бик сабыр, бар дөньяга шатланып карый, балаларны ярата торган кыз ул. Оныклар килгәч, аның тирәсеннән китмиләр дә. Олыгаеп килгән көннәремдә миңа нур сибүче кояш бит син дип иркәлим үзен. Баламның самими елмаеп, „әни“ дип муеныма сарылуы гына да ни тора?!» — ди өч кыз әнисе.

Динә янына атнага өч тапкыр Зур Кукмара урта мәктәбе укытучысы Тәнзилә Хәлилова килә икән. «Бик тырыш укучы ул. Барысын да белергә, мин әйткән һәр сүзне отып калырга тырыша. Язуы да бик матур. Кул эшләрен яратып башкара, алмазлы мозаика ясарга да бергәләп өйрәндек», — ди аның турында мөгаллимә. 

Тормыш иптәшенең вафатыннан соң күпмедер вакыт үтүгә, үзенчәлекле бала тәрбияләүче Гөлия ханымга «яман шеш» диагнозы куялар. 

«Аяз көнне яшен суккандай булды ул чагында. Табиблар: „Көчле стресс кичергәнсез“, — диделәр. Әйе, бер канатым каерылгач, кайгымны, күз яшьләрен балаларга күрсәтмәскә тырышып, эчкә йоттым шул. Кычкырып елыйсы, күңелемдәгене тышка чыгарасы калган да бит... Ул чагында да балаларның, туганнарның, аеруча ирем Хәмитнең бертуган абыйсы Илдус Мөбарәкшиннар гаиләсенең җылы мөнәсәбәте төшенкелеккә бирелүдән саклады. Бердәм көч белән аякка баса, бу куркыныч чирне җиңә алдым. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сәламәтлектә, балаларга терәк булып, аларның яратуын, хөрмәтен тоеп яшәргә язсын», — ди ул, сөенеп. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев