Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзмәшгуль кешеләрне пенсия түләүләреннән азат итәргә җыеналар

Мәҗбүри медицина иминияте түләүләре үзмәшгуль кешеләр өчен салым ставкасына кертеләчәк.

Үзмәшгульлеген булдырган гражданнар өчен салым ставкасы 4 процент тәшкил итәчәк һәм ул Мәҗбүри медицина иминияте түләүләрен дә үз эченә алачак. Шул ук вакытта бу категория затлар өчен Пенсия фондына кертемнәр мәҗбүри булмаячак. Бу хакта бүген IV Көнбатыш икътисад форумында Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта Мишустин әгәр үзмәшгуль гражданин социаль пенсиясен 5 елга соңрак алырга әзер булса, ул Россия Пенсия фондына бернинди түләүләр башкармаска хокуклы.

Яңа салым режимы үзмәшгульләр өчен салым органнарында теркәлергә, Федераль салым хезмәтенә хисап бирергә тәкъдим итә. Проектның төп максаты - үзмәшгуль затларның эшчәнлеген ачыктан-ачык итү.

Бөтен илгә таратканчы, бу салым режимын 4 төбәктә сынап карыйлар, алар арасында Татарстан да бар, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев