Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзәк китапханәгә рәхим итегез!

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллинның «Батый хан һәм Ләйлә»,романын китап сөючеләр игътибарына тәкъдим итәсебез килә.

 

«Батый хан һәм Ләйлә» романында вакыйгалар монголлар хакимияте чорында, болгар кызы Ләйләнең, илен, халкын саклап калу максаты белән, Батый ханга кияүгә чыгуы һәм тора-бара аңа карата ихлас мәхәббәте уянуына бәйле төп сюжет тирәсенә җыеп бирелә.

Язучының романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч. борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, белән күз алдына килеп баса..

Китапны һәм бик күп башка кызыклы китапларны укып, аларның эчтәлеге турында күбрәк белергә теләсәгез, үзәк китапханәгә рәхим итегез!

Резидә Нотфуллина, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk