Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзизоляцияләү режимы вакытында 24 мең машина үткәргеч постны уза алмаган

Татарстанда 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр итүләренчә, республикада үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарына керү урыннарында куелган постларда 743 305 кеше тикшерелгән. Аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штрафка тартылган. 

Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелгән, шуларның 24 628е постлардан кире борылган.

Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ялган документлар, мөһер яки бланклар ясау, җитештерү яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.

 

фото: коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев