Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зират нинди серләр саклый?

    Чүплек астыннан өч кабер табылды, кемнең якыннары ятадыр анда - белгән юк

    Якын кешеләребезнең үлемнәрен кабул итү бик авыр: ничаклы күз яшьләре түгәбез, кайгыдан вакытсыз картаябыз. Зиратка барып, каберләрен чүп-үләннәрдән чистартып, рухларына багышлап догалар укып кайтканнан соң, күңел бераз тынычлангандай, яктырып киткәндәй була. Фани дөньяның вакытлы булуына тагын да ныграк инанып, гыйбрәт алып, үзебезнең дә шушында киләсе бар бит, дигән уй белән кайтабыз. 

    Ә менә кадерсез, ташландык хәлгә килгән каберләрдә әрвахлар рәнҗеп яталардыр кебек тоела.

    Бу хакта без Кукмарадагы рус зиратын карап-күзәтеп торучысы Юрий Иванов белән әңгәмә кордык.

    - Һөнәрем буенча төзүче мин. Бу вазыйфага, лаеклы ялга чыккач, “Чиста шәһәр” оешмасы тәкъдиме белән алындым. Кечкенәдән эшләп үскәнлектән, эштән куркып тормыйм. Иң элек туганнар каберлеге артын “басып алган” Америка өрәңгеләрен кистерүгә керештем. Улларым Сергей белән Дмитрий зур булышлык күрсәттеләр, тагын берничә ярдәмче таптым. Обелиск тирәсе “ачылып” калды. 

    Ә менә зират эчендәге аянычлы хәлне күреп, йөрәгем сыкрады: урта бер җирдә чүплек хасил булган! Ничә ел буена җыелгандыр инде. Дүрт ир-егет шул чүп-чарны дүрт көн дәвамында чыгардылар. Мәетләрне җирләү өчен никадәр урын барлыкка килде. Күңелне иң әрнеткәне шул: чүплек астыннан өч кабер табылды, кемнең якыннары ятадыр анда - белгән юк. Ә бит һәркем үз артыннан чүпләрне җыеп алып китсә, мондый хәл булмас иде. Чүп контейнерлары да куелган юкса.

    - Язын-көзен зиратларда өмәләр оештыру күркәм йола булып тора. Сезнең карамактагы зиратта да үткәреләдер бит? – дип бүлдерәм әңгәмәдәшемне.

    - Быел өмәдә ике хатын-кыз катнашты, алар да шалтыратып чакыргач килделәр. Өченче елны өч хатын-кыз килгән иде. Белдерү биргән көе бит. Фани дөнья тормышы артыннан куып, мәрхүмнәр турында онытырга хакыбыз юк, ләбаса, - ди ул, ачынып.

    Рус зираты яныннан үткәндә, тарихи шәхесләр - абыйлы-энеле фабрикант-сәүдәгәр Родыгиннарның нәсел төрбәсе (склеп) хәзер яхшы күренеп тора. Юрий Ивановның аны төзекләндерүдә дә өлеше зур. Элек төшереп алынган фотосурәтләрдән күренгәнчә, төрбә җимерек хәлдә булган.

    - Иң элек Родыгиннарның нәсел дәвамчыларына  - Саратов, Түбән Новгород, Санкт-Петербург шәһәрләренә шалтыратып, төрбәне торгызу өчен рөхсәт сорадым, киңәшләштем, - дип сөйли әңгәмәдәшем, кулына “Кукмара итекләре” дигән китапны тоткан көе. - Бу китаптан  мин  бик күп мәгълүмат алдым. Киез итек-киез комбинаты җитәкчесе Шамил Әхмәтшин янына барып, әлеге каберлекне рәтләү өчен финанс ярдәме сорадым. Ул берсүзсез ризалык белдерде, күпме кирәк, шулкадәр бирербез, диде. Кызганычка каршы, дөньядан иртә китте шул. Шуннан соң Кукмара чиркәве башлыгы Сергий атакайга мөрәҗәгать иттем. Ул язган хат белән шәһәребезнең эре предприятиеләрен йөреп чыктым (шул исәптән киез итек-киез комбинаты да булышты). Аерым кешеләрнең дә ярдәме булды. Шулай итеп, беркадәр  сумма  җыелды. Проектка инде алдан заказ биргән идем, аны Казанда эшләделәр. Аңарчы башкалабызның Арча зиратына да барып кайттым, төрбә нинди була икән, дип. Тик ул бикле булып чыкты. Мондагы өлкәннәрдән дә сораштым, алар да берни әйтә алмадылар.

    Реклама

    Шулай итеп, зур тарихи әһәмияткә ия каберлекне, чүпләрдән чистартып,  эчтә биек булып үскән өч наратны аеруча зур саклык белән кискәннән соң, проект буенча элеккеге эздән ак кирпеч белән әйләндереп алганнар.

    - Төрбәдә барлыгы ничә кабер икәнен белмибез, өчесе аермачык күренеп тора, - ди Юрий Иванов.

    Әйе, бик кирәкле, саваплы эш башкарылган. Ә бит зиратны чистарту барышында тагын мөһим табылдыкка: аунап яткан өч кабер ташына юлыкканнар. Берсе - ике ягында да язулысы бигрәк тә моңсу хисләр уята: ирле-хатынлы Прасковья Семеновна һәм Михаил Васильевич Комаровлар 1885 елда бер-бер артлы дөнья куйганнар. Хатынга нибары – 32, иренә 34 яшь, дип язылган. Ни сәбәп булгандыр аларның яшьли үлемнәренә? Фабрикант Комаровлар нәселеннән түгелме икән алар, дигән сорау да туа. Шунда ук Серафима Васильевна Комарованың  (ире буенча Богомолова) кабер ташы. Ул соңрак, 1891 елда гүр иясе булган. Михаил Васильевичның кыз туганы булган, күрәсең. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, биредә дә нәсел төрбәсе – склеп булганга охшаган: эзләре күренә икән. Ә менә өченче кабер ташы бу нәселгә карамый кебек: Анастасия Васильевна Бирюкова (ире Иван Родыгин) диелгән.

    Әйе, зират бик күп серләр саклый. Әмма кайбер серләрне ачарга Кукмара туган якны өйрәнү музее  директоры Ләбүдә Дәүләтшина  ярдәм итте.

    - Фабрикант Комаровлар тарихка абыйлы-энеле Николай һәм Сергей Васильевичлар буларак кереп калганнар, ә өченче туганнары Михаил иртә вафат булган. Зиратта – аның кабер ташы, - диде ул.

    Юрий Иванов бу ташларны  урыннарына урнаштырырга ниятли. Әрсез Америка өрәңгеләре белән дә көрәшә: төпләренә сибәр өчен агу тапкан.

    Ә инде йомгаклап әйткәндә, мәңгелек йортларны тәртиптә тоту -  исәннәрнең изге бурычы. Мәрхүмнәр исә, Грециядәге бер монастырьда язылган сүзләр белән  “Без дә сезнең кебек идек, сез дә безнең кебек булачаксыз”, диләр кебек. Шул хакта онытмыйк.

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: