«Зилант» экологик форумы: Березняк мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте
«Зилант» форумы традицион рәвештә тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль экологик проблемаларны тикшерү өчен мәйданчык булып тора.
Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты базасында XXVI «Зилант» экологик форумы узды. «Татарстан Республикасы флорасы һәм аны саклау» темасына багышланган чара 250 баланы — Казанның 39 мәктәбеннән, Татарстанның 12 районыннан һәм Мари Эл Республикасыннан килгән 8–11 сыйныф укучыларын җыйды.
«Зилант» форумы традицион рәвештә тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль экологик проблемаларны тикшерү өчен мәйданчык булып тора. Катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр.
Кукмара районының Березняк мәктәбе командасы мактаулы икенче урынны яулады. Команда составында:
- Алисә Шәйхетдинова,
- Ильяc Хәбибуллин,
- Дилә Хәлиуллина,
- Гөлия Фатыйхова,
- Шамил Фатыйхов.
Җитәкчеләре — Руфия Фатыйхова.
Фото: Березняк мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев