Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Журналист профессиясен алыштыра

“Хәзер иң ялкау кеше генә маникюр ясамый”, дигән сүзләр ишеткән идем бер танышымнан.

Дөрестән дә, маникюр ясау белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. “Ни кыенлыгы бар соң аның, тырнакларны буядың да, шуның белән эше бетте”, - диярләр кайберәүләр. Алай гына түгел икән шул! Маникюр ясау бик катлаулы, мастердан зур игътибар, сабырлык һәм җаваплылык таләп итүче хезмәт булып чыкты. Шуңа инану өчен мин шәһәребезнең бер салонына барып, үземне маникюр остасы сыйфатында сынап карадым.

Матур итеп ясалган тырнаклар – һәр хатын-       кызның хыялы, ләкин моңа һәрчак вакыт табылмый: эштән арып кайтабыз, кичен ашарга пешерергә, балаларга дәрес хәзерләргә булышырга кирәк. Шуңа тырнакларыбызга айга берничә сәгать кенә вакытыбызны бүлеп, белгечләргә мөрәҗәгать итәбез.

Маникюр остасының эш урыны хирург өстәлен хәтерләтә: ниндидер кораллар, җайланмалар тезеп куелган. Аларның һәркайсы аерым төр операция башкару өчен кирәк икән – мин моңа эш барышында гына төшендем. Һәм менә мин, кулыма перчаткалар, битемә битлек киеп, эш кораллары алып, әлбәттә, башта теория белән танышып, четерекле хезмәткә керештем. Беләсезме, бер дә җайлы гына эш булып чыкмады ул!  Беренчедән, күзләр бик арый, чөнки текәлеп карарга кирәк. Юкса,  кешене яралавың да бик ихтимал. Икенчедән, барлык эш коралларының нинди максаттан кулланылуларын истә калдыру да җиңел генә булмады. Алар, чыннан да, бик күп иде. Фреза урнаштырылган аппарат белән иске лакны салдырасы икән. Пушер белән тырнак янындагы тирене эткәләп, матур форма бирәсе. Бафик белән тырнак өстен тигезлибез. Аппарат белән яңадан тырнак янындагы тирене эшкәртәбез, кайчы белән кискәлибез. Аннан соң гына лак белән буярга чират җитә. Шушы эшләрне мин 4 сәгать башкардым! Ә мастерларга 1,5-2 сәгать вакыт кирәк. Әмма мастер мине, сәләтең бар, тәҗрибә генә кирәк, дип сөендерде.

Эш төгәлләнгәч, мин урынымнан кузгалдым..., ләкин торып китү бик кыен булды: тезләр, җилкәләр, муен, арка оеган, хәтта каткан дияргә була. Маникюр ясаганда, ябыгасың, дип тә сөендерделәр әле мине. Дөрестән дә, дүрт сәгать буе кыймылдамый утырсаң, ябыгырсың!

Бик еш кына маникюр остасы клиентның дустына да әверелә. Чөнки сәгатьләр буе сөйләшми утырып булмый, үзеңнең проблемаларың, шатлыкларың белән уртаклашу өчен менә дигән форсат бу! Монда тәнең белән генә түгел, җаның белән дә ял итәсең. Айга бер тапкыр гына очрашкач, сөйләр сүзләр дә күп җыела.

- Маникюр ясатырга бару – минем өчен ял сәгатьләре ул, - ди салонның даими клиенты Ания Федорова. – Гаиләдә мәшәкатьләребез җитәрлек булгач, үзебез өчен вакытыбыз күп калмый. Ә монда ике сәгать буе үзең турында кайгыртасың! Мастер белән сөйләшергә, район яңалыклары турында фикер алышырга җай чыга. Кыскасы, тырнакларың да ясала, үзең дә ял итеп, күп мәгълүмат ишетеп чыгасың. Хатын-кызга бәхетле булу өчен күп кирәкмени?

Дүрт сәгать буе әлеге салонда беренче күнекмәләр алып, мин түбәндәгегә инандым. Һәрбер һөнәр турында, читтән генә карап, “Ни кыенлыгы бар соң аның?” - дип бәя куйганчы, иң элек үзеңә аны башкарып карарга кирәк икән. Авырлыгына-җиңеллегенә шул чакта төшенерсең...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk