Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Земфира ГАЛИЕВА: Сиңа әйтер сүзем, әтием...

Хәләл көчең белән тир түгеп тапканга яшәдең, байлык җыймадың, бар булган йөрәк җылыңны гаиләңә багышладың.

Җитмеш яшеңне тутырдың, әтием, ә минем сиңа булган рәхмәт хисләремне җиде җөмлә белән дә әйткәнем юк әле. Әнием белән икегезнең тирән мәхәббәтегезне, җылы кайгыртуыгызны татып яшәсәм дә, бу турыда сүз кузгалтырга hаман вакыт җитми. Шуңа күрә район газетасы битләрендә синең хакта язарга булдым. Синдәй әтиләр турында кешеләр күбрәк белергә тиеш, синдәй әтиләр рәхмәт сүзенә лаек, дип уйлыйм.
Бүген иртән уяндым да Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне укыдым: ярый әле, әти итеп, ул миңа сине биргән, син минем бәхеткә тугансың! Инде күптән үзем әни булсам да, телефоннан синең: “Нихәл, кызым, беркөеме?” - дигән тавышыңны ишетәм һәм көн дә балачагыма кайтып киләм. Тузгыган чәчле, ситсы күлмәкле, яланаяклы сабый тормышым әниемнең хуш исле кайнар ризыклары, иркәләү-назлары һәм синең мине күтәреп, ат арбасына җәелгән хуш исле печән өстенә утырткан көчле кулларың  белән күз алдыма килә... “Һай, минем үскән кызым!”

Син гомерең буе “Урал” колхозының Олыяз фермасында атлы эштә  идең.  Яратканнардыр сине малкайлар. Яратмыйча соң, көн саен үз  гомерендә кулына тәмәке алмаган, хәмернең исен  дә иснәмәгән кеше сыйпасын әле башыңны! “На-а-а, әйдә, малкай!” Унөч яшеңнән шул бахбайлар белән дус булып, сөйләшеп, серләшеп колхозда эшләп йөри торгач,  кырык җиде ел гомерең үткән дә киткән, әтием. Мин синең бер генә көн дә авырыйм, кәефем юк яки бүген бәйрәм дип, эштән калуыңны хәтерләмим. “Ферма малларының ялы юк бит!” - дип кенә җавап бирә идең. 

Алтмыш яшеңдә лаеклы ялга чыкканда, колхоз сиңа гармун бүләк итте. Синең өчен шуннан да зуррак бүләкнең булуы мөмкин түгел иде!  Хуҗалык рәисе Газинур Хатыйм улына нечкә күңелеңне, хыялый җаныңны аңлап, шундый бүләк ясаганы өчен күп саваплар язылсын!
И-и-и, ул гармунның язмышы бигрәк бәхетле булды инде! Ярты сәгать буш вакытың чыкса - ул синең кулда! Миңа кайвакыт, син шул  гармуныңны кулыңа алыр өчен, бар эшеңне тиз-тиз генә эшләп ташлыйсыңдыр, шуңа күрә әни сине  йомыш  белән кибеткә яки  почтага җибәргәндә дә, җәяүләп бармыйча, сәпиткә генә атланып җилдерәсең кебек тоела, әтием. Халкыбызның нинди генә матур, моңлы көйләрен чыгармыйсың син аның телләреннән. Кайда гына йөрмәде, кая гына бармады инде ул гармун!  Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре, туган көннәр дисеңме... Әни дә: “Әтиегез гармунын шулхәтле ярата – баш астына салып йокламый гына инде”, - ди.  Шулай булсын, әле син уйнарга тиешле көйләр язылып бетмәгән булсын, әтием!
Үткән елларны берәмтекләп санасаң, алар эчендә син, әниебез белән кавышып, биш балага гомер бирергә, өй салырга, алмагачлар утыртырга да өлгергәнсең. Язмыш сынаулары да булмыйча калмаган - бирешмәгәнсең. Тормыш дулкыннары астында ничек шундый саф җанлы, сабый күңелле булып кала алгансыңдыр, сокланам сиңа, әтием! Бар кешене бертигез күреп, һәркемнең шатлыгына сөенеп, яшәүдән ямь табып,  бөтен Олыязны шау итеп йөрүче кем дисәләр – син ул, әтием!

Гадәттә, кыз баланы гаилә тормышына әни кеше әзерли, кияүгә чыгып, яңа гына тормыш көтә башлаган кызының җилкәсенә төшкән бар мәшәкатьне дә әниләр белә, әниләр аңлый. Ә мин уйлап-уйлап утырам да әтием тагын да күбрәк аңлый димәкче булам. Балыклыга килен булып төшкәннән бирле Олыяз-Балыклы юлына бер дә тузан кундырмадың, әтием. Авыл кешесенең эше бетәмени? Без, яшьләр, үзебезчә тырышкан булабыз... Ә иртә торуга телефон шалтырый: “Нихәл, кызым? Беркөеме? Бүген нишлисез, печәнгә барасызмы?” яки “Нихәл, кызым? Беркөеме? Бакчагызны алабута басмадымы әле?” Шул арада җилдереп килеп тә җитәсең, күрше-күләннәр белән елмаеп хәл-әхвәл сорашасың  да эшкә тотынасың. “Апам” дип өзелеп торучы, туган җанлы,  бер эндәшүгә йортларындагы  бар эшләрен ташлап ярдәмгә ашыгучы энекәшләрем дә синең кебек хезмәт сөючән. Хәтереңдәме, әтием, бер елны киявең Рафил белән күп  итеп үрдәк үстердек?  Синең нинди кайгыртучан икәнеңне белеп алган  Балыклы халкына тел чарларга әйбәт булды ул. Очраган берсе: “Рәшит абый кайчан үрдәк йолкырга килә инде?” - дип сорамыйча калмады. Әнә шулай яраталар сине Балыклыда да, әтием! Киявең Рафил, оныкларың Зәлия, Илгиз,  кода-кодагыйларың Васыйл белән Гадения дә. Балыклыда сине һәр Сабан туена, һәр бәйрәмгә көтеп алалар, кая әле безнең Рәшит абый, нигә гармун уйнамый,  дип якын итәләр.

Юк, зур урыннарда эшләмәдең син, хәтта бер генә медалең дә юк. Хәләл көчең белән тир түгеп тапканга яшәдең, байлык җыймадың, бар булган йөрәк җылыңны гаиләңә багышладың. Бүгенге көндә дә син өч улың, киленнәрең, яраткан кызларың, киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың белән бер гаилә булып, тормыш матурлыгына сөенеп, әниебез белән тигезлектә гомер итәсең. Ә минем синең бәйрәмең алдыннан бар дөньяга: “Минем менә шундый әтием бар, ул – Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Рәшит Хәнәфиев!” – дип кычкырасым, күңел тулы шатлыгымны кешеләр белән бүлешәсем килә. Синдәй олы йөрәкле, ышанычлы кешенең кызы булуым белән бик бәхетлемен, әтием! 

Иртән әтәч кычкыруы да, йокыдан уятучы сәгать тә кирәкми  миңа. Таң атуга, телефоным чылтырый, җавап биргәнче, өзлексез...  Трубкада әтием тавышы: “Нихәл, кызым? Беркөеме?” Кич йоклар алдыннан тагын әтием чылтырата, тагын ике җөмлә: “Нихәл, кызым, беркөеме? Тыныч йокы сезгә!”  Иртә-кич шул сүзләрне ишетүдән дә олырак бәхетнең булуы мөмкинме? Озак яшә, исән-сау, сәламәт бул, әтием! Минем әле  озак еллар синең “кечкенә”  кызың булып, синең  кайгыртучан назлы тавышыңа иркәләнеп яшисем килә.
Земфира ГАЛИЕВА, Балыклы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X