Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзебезнең Рәшит абый

Районыбызда һәрнәрсәгә үз фикере булган зыялы зат - Рәшит абый Минлегалиевны белмәгән кеше сирәктер.

 Ул - кырык ел “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә корреспондент, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән, 1978 елдан бирле “Салават күпере” иҗат берләшмәсен җитәкләүче, районда “Кукмара кышы” татар җыры фестиваль-конкурсын оештыручы, шул ук вакытта әдәбият сөючеләргә этәргеч булсын дип, төрле иҗади конкурслар үткәрүче дә.

2011 елда “Хезмәт даны” газетасы редакциясе “Серемне сиңа чишәм” газетасы белән берлектә Мәгъсүм Насыйбуллин исемендәге иҗат конкурсы игълан иткән иде. Мин, тәвәккәлләп, 42 яшемдә беренче иҗат җимешемне шул конкурска алып бардым. Рәшит абый Минлегалиев белән дә тәүге тапкыр шунда таныштым.Таныштым дигәч тә, алай ансат булмады ул... Редакция бусагасын атлап кердем дә, тезелеп киткән ишекләрнең кайсына шакырга белмичә аптырап калдым. Шулай да каршымдагы ишеккә - “Баш мөхәррир Расим Ризванов” дип язылганына керәседер дип уйлап, аның ишеген кактым. Эчке яктан “керегез” дигән тавышны ишеткәч, куркып калдым. Дөресен генә әйткәндә, куркумы, әллә алып килгән язмам өчен оялу булдымы, әйтә дә алмыйм. Расим абый минем кәгазьләремне карап чыкты да: “Сез Рәшит абыең янына керегез, язмаларны ул карап ала”, - диде. Баш мөхәррир булып, ул да минем белән шулай ягымлы сөйләшкәч, Рәшит абый утырган бүлмәнең ишеген кыю гына шакылдатып эчкә уздым. “Исәнмесез” дип әйтүгә, кыюлыгымның әсәре дә калмады. Чөнки бүлмәдә ике кеше утыра, җитмәсә, сул яктагысы, эшкә чумган булгангадыр,  сәламемне алу түгел, күтәрелеп тә карамады. Эчемнән генә, ялгыш кергәнмен, ахры, әллә кире борылып чыгып китимме икән, дип, дулкынлануымны йөгәнли алмый торганда, уң якта утырганы: “Әйе, тыңлыйбыз сезне”, - диде. Мин, телемне көчкә әйләндереп, авыз эчемнән мыгырданып: “Миңа Рәшит абый кирәк иде. Конкурска язма алып килгән идем”, - дип, аңа кәгазьләремне суздым. Ул укып чыкты да, миңа карап елмаеп: “Булган бу”, - диде. Ничек инде булган бу? Хикәяләр шулай языла микәнни? Бер дә төзәтерлек җире юкмы? Шул вакыт Рәшит абыйның: “Язсагыз, тагын алып килегез”, - дигән сүзләре җиде елдан соң - әле бүген дә бик ачык хәтердә. Әлеге хикәямне бер атнадан газета битендә күрү миңа нишләптер оят булды. Урамга чыксам, кеше бармак төртеп көләр сыман тоелды. Кабат-кабат шул хикәяне укый торгач, мин аңа ияләндем, тагын язасы килеп китте. Шулай да икенче хезмәтемә тотынганчы, газетада чыккан хикәяне үзем язган белән чагыштырып карарга уйладым. Башыннан алып, ахырына тикле эшкәрткән булсалар да, хикәя астына минем фамилиямне куйганнар бит. Берара йөрәк белән күңел шулай көрәшеп азапландылар. Икенче кулъязмамны тотып, Рәшит абый янына барганда, оялу бетеп, бераз гына кыюлык барлыкка килгән иде инде. Аның “Булган бу” дигән сүзен көтеп тордым да, башка язмыйм, кеше көлдермим, дип, ишеккә борылдым. Әмма шул чакта Рәшит абыйның: “Алай димә, яз син, туктама, язган саен шомара барасың ул”, - дигән сүзләре күңелгә сеңеп калды. Тора-бара иҗатның рәхәт, әмма шул ук вакытта газаплы да булуына төшенә башладым. Язмаларымда йөрәгемдә булган шатлыкларым, борчу-хәсрәтләрем урын алды. Күңелемдә дулаган буран да беркадәр басылган кебек булды. Бүген уйланып утырам: әгәр Рәшит абый, беренче язмамны укыгач, кире борып чыгарса, мәңге башка язачак кеше түгел идем. Мин бүгенге көндә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика күләмендә танылган журналист, матбугат ветераны кебек зур шәхес белән турыдан-туры аралашып яши алуыма чиксез шат.

 

40 ел. Рәшит Минлегалиевның “Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршында эшләп килүче “Салават күпере” иҗат берләшмәсен җитәкләвенә дә кырык ел булган. Бу берләшмәдә мин күпме иҗатташ дуслар, каләмдәшләр таптым. Әдәби берләшмәгә йөрүчеләр, һәр айның ахыргы җомгасында үзенең иҗат җимешен бирегә алып килеп, аны җитәкче хөкеменә тапшыра. Рәшит абый - тыныч, сабыр кеше. Тәнкыйтьче беребезнең дә хәтерен калдырмыйча, кимчелекләрен мөмкин кадәр җайлырак итеп аңлатырга тырыша. Кайвакыт уен уйнап маташмый, туп-турысын да әйтә: “Хикәя өчен кирәкле вакыйга тапкансың. Ләкин осталыгың шуннан ары узмаган. Героең тамчы да ышандырмый”. Бу хәлләрдән соң мышык-мышык борыныңны тартып кайтып киткән чаклар да була. Әмма күпмедер вакыттан соң, шул хикәяне кабат укып карагач, тәнкыйтенең дөрес икәнлегенә инанасың. Кеше психологиясен тирәнтен аңлар өчен миңа Рәшит абый “мәктәбендә” укыйсы да, укыйсы әле...

Мин бу язмамны Матбугат көне, ягъни Рәшит абыйның һөнәри бәйрәме уңаеннан, миңа эшләгән бар яхшылыклары өчен рәхмәт әйтеп язарга тотынган идем. Әмма күңелдәге уйлар еракларга алып китеп, хатирәләрне актарып ташлады...

Рәшит абый әле дә киңәшләрен бирә, мактау, үсендерү сүзләрен кызганмый. Ул миңа иганәчеләр табып, йөз китап урынына йөз илле китап бастырып чыгарырга ярдәм итте. “Тәүбә” китабын тәкъдим итү кичәсен гомергә истә калырлык итеп оештырды. Юлымда Рәшит абый очрамаган булса, бәлки бүген мин күңелен кая барып бушатырга белмәгән бер кеше булып яшәр идем.

Әйтергә онытканмын: Рәшит абый белән бер бүлмәдә утырган кешенең кем икәнен бер елдан соң белдем. Редакциядә озак еллар журналист булып эшләгән Азат абый Сабитов булган. Беренче карашка гына кырыс кеше булып күренгән, уйлаганын минутында туп-туры әйтә торган Азат абыйның да киңәш-ярдәмнәре күп булды.

Остазымны һәм барлык матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев