Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзе дә, сүзе дә яман икән

Якташыбыз куркыныч авыруы белән ничек көрәшүе турында сөйләде.

Яман шеш дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ләкин ул миңа кагылыр, нәкъ минем белән шундый хәл булыр, дип, башыма да кереп карамады. Яман шеш... Бик дөрес бирелгән икән аңа бу исем. Чыннан да, шеше дә, авыруы да да, аның белән көрәшүе дә бик яман икән.

Авыру белән күзгә-күз очрашу

 

2020 елның башы. Күкрәгемдә бер төер барлыкка килде. Башта узар әле, бетәр әле, дип игътибар итмәдем. Әмма ул бер дә кимергә ашыкмады. Болай йөреп булмас, дәваханәгә барырга кирәк, дип, мин җыена башлагач, коронавирус чире кискенләшеп, бар “дөньяны” ябып, бикләп куйдылар. Шул килеш бу эш тагын онытылды. Ул арада кызым бәбәйләргә тиеш иде. Шуңа күрә, тукта, бу олы эш тә узсын, баланы алып кайтыйк, дип уйладым. Шул вакыт таҗлы вирус мине дә эләктереп, аяктан екты. Ике атнадан артык өйдә авырып яттым, хәлем бик начар иде. Балалар хәтта әни үлә икән, дип хафага төшкәннәр. Аннан соң дәваханәгә салдылар. Табиблар, шәфкать туташларының көче, ярдәме, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән аякка бастым. Тик өйгә кайтсам да, гәүдәмдә бер бөртек тә хәлем юк иде. Шулай итеп, тагын өч-дүрт ай вакытымны югалттым. Шеш турында исемә төшергәндә, октябрь азагы җитеп килә иде. Гади күз белән караганда, ул үскән дә, үзгәргән дә кебек тоелмады. Шулай да маммография үтәргә кирәк, дип, дәваханәгә юл тоттым. Тиешле процедураны узганнан соң, бер атнадан мине кабат дәваханәгә чакырдылар, алдагы елларны үткән маммография язуларын сорадылар. Ә мин 2019 елда, гомумән, аны узмаганмын икән. (Бу урында, киңәш итеп, хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: әлеге тикшеренүне бервакытта да кичектермәгез, ел саен табибларга барырга онытмагыз.) Миңа иң элек онкологка күренергә, ә аннан соң Казанга барырга кирәклеге турында әйттеләр. Башта кайнаган мең төрле уйлар, сораулар белән өйгә кайтып киттем: кая барыйм, кем белән киңәшләшим, кемгә шалтыратыйм... Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, сезнең өчен таяну ноктасы – якыннарыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз бар икәнен онытмагыз, алар белән сөйләшегез, фикерләшегез. Мин Зур Сәрдек гимназиясендә эшләгәндә укыткан, бүгенге көндә Казандагы онкология диспансерында хезмәт куючы укучыма шалтыратып карарга булдым. Ул бер генә җөмлә әйтте: “Бәрия апа, килегез, булышам”, - диде. Мин икенче көнне Казанга чыгып киттем. Анда мине тикшерделәр һәм күкрәктә яман шеш, дигән диагноз куйдылар. Ә аның төрләре бик күп, әллә ничә стадиясе бар икән. Менә шуңа карап, дәвалануны да төрлечә билгелиләр. Миңа башта химия терапиясе үтәргә һәм аннан соң операция ясатырга, диделәр.

 

Нәрсә соң ул химия?

 

Минем аңа кадәр бу турыда ишеткәнем юк иде. Ул бик начар әйбер икән, тик аннан башка гына авыруны җиңеп булмый, бу - яман шеш күзәнәкләре белән көрәшү өчен организмга агу кертү, дип аңлаттылар. Ул бөтен организмга тәэсир итә. Табиблар, хәлне сорашып, һәрвакыт янда торды. Бер химия белән икенчесенең арасы егерме бер көн. Анда барган саен район дәваханәсендә бер кочак анализлар тапшырырга кирәк. Химияне бик авыр кичерүчеләр дә бар иде. Беренчесе кызыл химия дип йөртелә, миңа анысы ничектер җиңел бирелде. Ә ак химия ала башлагач, беренче сеанстан соң ук температурам 39 градустан югарыга күтәрелде. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Ләкин минем кебек авыруларның нидән температурасы күтәрелгәнен хәтта табиблар да анык кына әйтә алмый. Шуңа күрә икенче көнне яңадан Казанга юл тоттык. Чир ялгыз йөрми, диләр бит. Тикшеренүләр узгач, үпкәнең чиста булмавы ачыкланды. Коронавирус үзенең эзен калдырган, күрәсең. Шулай итеп, тагын инфекция бүлегендә ятып дәваланырга туры килде. Ак химияне дүрт тапкыр уздым. Ул беткәннән соң, кабат тикшеренүләр... Бу процедураның шешкә тәэсире булган, ул яртылаш кимегән иде, һәм табиб операция көнен билгеләде.

 

Миңа да чират җитте...

 

19 май. Минем туган көнем. Бу көнне тагын бер уч анализ язуларымны кыстырып, башкалага чыгып киттем. Ә 20се – операция. Төрле яклап котлаулар ява, телефон тынып тормый... Укучыларымнан килгән: “Апа, сез кайда соң? Чәчәкләр җибәргән идек, кая куйыйк?” – дигән хәбәр күңелемне бөтенләй эретеп, елатып алды. Ул чәчкәләрне миңа бары тик телефон аша гына күрергә туры килде.

Яңа көн туды - операция көне. Кеше бу сүзне ишетүгә куркып кала. Әмма аны шомлы хәбәр дип кабул итмәскә кирәк. Без бит үзебезне белгечләр - табиблар кулына тапшырабыз. Ә алар мондый операцияләрне бик күп башкара. Шуңа күрә мин әллә ни борчылмадым. 

Палатада биш кеше яттык. Барысы да – минем кебекләр. Операциягә берсе керә, берсе чыга. Конвейер кебек... Миңа да чират җитте, коляска белән алырга килделәр. Шулчак әнинең дәваханәдә ятканы исемә төште, мин аны сакларга барган идем. Операциягә керер алдыннан аңа олы яшьтәге бүлмәдәшләре җиде тапкыр “Колһуаллаһ” догасын укы, дип киңәш бирделәр. Ә мин операция бүлмәсенә барып җиткәнче җиде генә түгел, әллә ничә мәртәбә әлеге доганы укырга өлгердем. Бу үз гомеремдә беренче тапкыр операция бүлмәсенә керүем иде. Кызыксынучан кеше буларак, авыруым турында бөтенләй онытып, барысын да карый, күзәтә башладым: әһә, менә операция өстәле нинди була, кулларны менә ничек куясы икән... Шул арада уколлар кадап, борыныма нидер тыктылар...

Операциядән соң тернәкләнү, табиблар төрле яклап киңәшләрен бирә, ярдәм итә... Ә бераз ял иткәч, нурланыш терапиясе башланды. Монысын да егерме сеанс билгеләделәр. Аны җитмешәр тапкыр узган кешеләр дә бар икән.

 

Якыннарыңның киң җилкәсе кирәк

 

Тормышымда менә шундый авыр юл узарга туры килде. Аллага шөкер, барысы да артта калды. Хәзер даими рәвештә табибларга күренеп торам. Бу авырлыкларны мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау дип кабул иттем. Тик авыр юлны ялгыз узмадым. Минем өчен кайгырып, борчылып торган балаларым, кияүләрем, киленем, кода-кодагыйларым, туганнарым, дусларым – барысы да янымда булдылар, хәлемне сорашып тордылар.

Әлбәттә, дәваханә юлында йөргәндә минем иң зур терәгем, киңәшчем ирем булды. Рәхмәтемнең иң зурысы аңа. Төшенкелеккә бирелә башласам, син мондый түгел идең бит, дип, мине орышып, сүгеп тә ала белде, кирәк вакытта сокланам мин сиңа, син булдырасың, син молодец, дип үсендереп, кәефне дә күтәреп җибәрде.

Ә 85 яшьлек әниемә башта бу турыда белгертмәскә булдык. Аның: “Бәрия нишләп кайтмый?” - дигән соравына, ул әле коронавирустан терелеп бетмәде, дип җавап бирделәр. Үзем исә аның белән телефоннан һәрвакыт күтәренке тонда сөйләшергә тырыштым, авырганымны сиздермәдем. Бары тик бу авыр юлны узып, кәефем яхшырганнан соң гына, әни янына кайтып, барысын да сөйләп бирдем. Әни кеше - әни кеше инде. Ул әле дә мине төрле яклап сакларга, якларга тырыша. “Кызым, юлда йөрисең, акчаң бармы, интекмисеңме?”, “Кызым, эшли күрмә, сиңа ярамас”... 85 яшьлек әни 65 яшьлек кызын әле дә менә шулай кайгырта.

Бер вакыйганы искә алып үтәргә телим. Авыру ачыкланып, уйга батып йөргән көннәрем иде. Зөлфия кызым да бу турыда дуслары белән уртаклашкан булса кирәк, бервакыт аның телефонына акча килә башлады. “Зөлфия, әниеңә иң яхшы даруларны ал, юлда йөргәндә акча күп кирәк ул”, - дип, ярдәм итәргә ашыктылар. “Кызлар, егетләр, сез нишлисез, безгә акча кирәк түгел!” - дигән сүзенә колак та салмадылар. Аларның да бит гаиләләре бар, тормыш көтәргә кирәк... Мин бу хәлләргә шаккаттым, монда хикмәт акчада түгел, ә кызымның шундый – авыр чакта терәк булырдай дуслары булуына сөендем. Без бу дөньяда ялгыз түгел икән бит, дигән уй тагын да көч бирде, ышаныч уятты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk