Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзара салым: үзебез өчен кирәк

1 декабрьдә Зур Кукмара җирлегендә референдум уза

Өлкәннәрнең күпчелеге, элекке заманнар белән чагыштырганда, хәзерге яшәү шартлары җир белән күк арасы кебек, дип әйтсәләр дә, яшьләр тагын да яхшыракка өмет итә. Бу бик табигый да, чөнки тормыш бер урында таптанмый. Бүген безгә яхшы юллар, заманча шартлары булган социаль объектлар, төзекләндерелгән чишмәләр, парклар, ял һәм спорт мәйданчыклары, күперләр, зиратлар, яктыртылган урамнар кирәк. Кызганычка каршы, җирле бюджетның бу мәсьәләләрнең күбесен хәл итү өчен финанс мөмкинлеге юк. Илкүләм максатчан программалар да барлык проблемаларны колачлап бетерә алмый. Мондый очракларда үзара салым җыю ярдәмгә килә. Халыктан җыелган акчага хөкүмәттән дүрт өлеш өстәп бирелүгә нигезләнгән әлеге программа республикабызда инде 2013 елдан бирле эшли. Аның ярдәмендә җирлекләрдә халыкны борчыган шактый гына мәсьәләләр хәл ителә, нәтиҗәдә торак пунктларның йөзе үзгәрә бара. 

Кукмаралылар да үзара салым җыю программасында актив катнаша. Шушы чорда районда халыктан барлыгы 72 миллион 129 мең сум акча җыелган. Дәүләттән өстәп бирелгән суммалар белән бергә исәпләгәндә - 357 миллион 999 мең сум. Бу акчага барлыгы 150 чакрым юллар ремонтланган, 2694 электрсаклагыч лампочкалар сатып алынган, 136 янгын гидранты ясалган, 71 чишмә төзекләндерелгән, 15 күпер төзелгән, 93 балалар мәйданчыгы куелган.

Киләсе елга районда әлеге программа эшләячәкме соң? Моны референдумнарда һәм җыеннарда халык үзе хәл итәчәк һәм җыелачак сумманың күләмен билгеләячәк. Референдумнар Кукмара шәһәрендә һәм өч җирлектә уза. Башка авылларда исә бу сорау халык җыеннарында күтәрелә. 24 ноябрьдә инде Зур Сәрдек җирлегендә референдум булып узды. 1 декабрьдә Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләр тавыш бирәчәк. Ә 8 декабрьдә Кукмара шәһәрендә һәм Манзарас җирлегендә референдумнар узачак. 

Үзебезне борчыган проблемаларның тиз арада хәл ителүен теләсәк, актив рәвештә әлеге чараларда катнашу мәслихәт. Участокларда  иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. 
 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан самообложение референдум самообложение2019 добровольно

erid: 2VtzqxWHLUk